Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Балтач боксчылары Арчадан җиңү белән кайтты

25-27ноябрь көннәрендә Арчада республиканың бокс буенча көнбатыш федерациясенең ябык беренчелеге үтте.

Ярышларда алты район боксчылары өч көн дәвамында көч сынашты. Биредә районыбыз данын 10 боксчыдан торган команда яклады. Турнирның һәрбер көне спортчылар өчен җиңүләр дә, җиңелүләр дә алып килде.Әмма алар җанатарларының, остазларының өметләрен аклады. Районыбызга барлыгы 6 егет призер исеме белән кайтты.
Зөлфәт Сөнгатуллин, Раил Гыйләҗетдинов, Азат Мөхәммәтгалиев, Әмир Шәмсетдинов үз үлчәү авырлыкларында беренче булса, Илназ Хөсәенов һәм Артур Трофимов икенче урын яулады. Афәрин, егетләр, булдырдыгыз. Әмма әлеге җиңүләр генә аз, булдыклы егетләребез күп, шөгыльләнүләр җитми, дип саный тренер Фаил Фәсыйхов. Яшьләрнең спортка тартылмавына да бик борчыла.
- Балтач спорткомплексында һәр атнаның дүшәмбе, чәршәмбе, җомга, ә "Факел" клубында сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә эшләүче бокс секциясенә һәркем рәхим итә ала. Балалар биредә бокс классикасына гына өйрәнеп калмый, үзендә ихтыяр көче дә тәрбияли. Ә монысы тормыш өчен иң кирәклесе, - ди ул.
Чыннан да, спорт мәктәбе аша узган һәркемгә тормышта үз юлын табу күпкә җиңел. Бигрәк тә, атаклы Рашит Тимербаев, Фаил Фәсыйхов, Васил Зәкиев һәм Илшат Галимҗанов кебек тренерлар җитәкчелек иткән секциядә шөгыльләнсәң...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250