Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Кече Лызида тарих барлыйлар

25 ноябрь көнне Казанда "Ривьера" комплексында "Үткәннәргә сәяхәт"( «Путешествие к истокам») дип аталган туризм буенча республика конкурсының бүләкләү тантанасы булды.

Әлеге чарага Кече Лызи авыл җирлегеннән укытучы Анастасия Михайлова һәм Арча авыл хуҗалыгы җитештерү колледжы студенты Никита Михайлов чакырулы иде. Конкурска авыл җирлеге башлыгы урынбасары Лариса Михайлова җитәкчелегендә туристлык маршруты проекты эшләп җибәрелгән иде. Коллектив белән башкарыган эш "Туризм төрләре буенча иң яхшы маршрут" («Лучший маршрут по видам туризма») номинациясендә өченче урын яулады. Проектның максаты - авыл җирендәге тормышның матурлыгын, биредәге хезмәтне күрсәтү, халыкны авыл җирлегенә тарту, мәдәни объектлар аша ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү иде, ди проект авторлары. Һәм алар үз эшләренең исемен дә "Хезмәт аша ял" дип атаган.
- Без туган як һәм үз халкыбызның тарихын белергә, данлаклы үткәне булган удмурт халкы белән горурланырга тиеш. 1904 -1938 елларда яшәгән күренекле язучы Г.Медведев йортын кичекмәстән музей-йорт итү кирәк. Шул елларда яшәгән өлкәннәр белән элемтәләрне өзми, истәлекләрне барлауга яшьләрне һәм балаларны тарту өстендә дә күп эшлисе бар әле, - ди Лариса Михайловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250