Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Районның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы район кулланучылар җәмгыятенә караган участокларны барлый

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча Совет утырышы карары нигезендә, республика күләмендә элек "Татреспотребсоюз" дәүләт учреждениесе карамагында булган җир участокларын барлау буеча тикшерүләр алып бара.

Район кулланучылар җәмгыяте карамагында булган җирләрне кадастр учетка теркәү һәм рәсмиләштерү темасы буенча 18 июнь көнне киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин элек район кулланучылар җәмгыяте карамагында булган, ләкин бүгенге көнгә кадәр дәүләт теркәү палатасы аша узмаган һәм куланылышта булмаган участокларны рәсмиләштерү эшен агымдагы елның 1 июленә кадәр төгәлләүне бурыч итеп куйды. Әлеге участоклар регистрация узарга тиеш. Росреестр территориаль бүлегендә иясез җирләр исемлегендә булмаска тиеш, дип белдерелде.
Чыганак: baltasi_official


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250