Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Баш мөхәррир сүзе

Никадәрле яңа мәгълүмат, күңелгә җылылык, өмет өсти торган язмалар әзерләде газетабыз

Хөрмәтле вә кадерле абунәчеләребез, райондашлар! Бу дөньяда вакыт белән яктылык иң тизе диләр. Шулайдыр. Әле генә яңа, 2025 елны каршы алган идек, инде 2026 елның үткән көннәрен барлыйбыз. 
Шәт, 2026 ел безнең өчен бәрәкәтле булыр, туксан елдан артык күркәм тарихка ия «Хезмәт» («Азьлане») газетасы киләчәктә дә үзенең абунәчеләрен саклап калыр дип ышанасы килә.

Тормыш бит ул гел көтелмәгән хәлләрдән тора, кайчакта яңалыклар да без көткәнчә генә килеп чыкмый. Яңалыклар кертмичә генә үсеш тә, үзгәреш тә булалмый, анысы да хак. Газетабыз да үзгәрә, көндәлек вакыйгаларны минуты, секунды белән үзебезнең социаль челтәрләр аша җиткереп барсак, газетабызда күләмлерәк мәкаләләр бирергә, истә кала торган, әһәмиятле вакыйгаларны киңрәк яктыртырга тырышабыз. Изге җомга кичләрендә, йомшак кәнәфиләргә сыенып, рәхәтләнеп, озак итеп укырга, яңалыклар белән тулырак кызыксынырга менә дигән мөмкинлек бирә безнең газетабыз. Әлбәттә инде, редакциянең иҗат коллективы газетаның эчтәлеген баету өстендә бүгеннән үк планнар кора, укучыларыбызны кызыксындырган темаларны яктырту юлларын ачыклый, кызыклы сәхифәләр булдыру турында уйлана, кыскасы, эзләнәбез, барлыйбыз һәм сездән — яраткан абунәчеләребездән дә теләк-тәкъдимнәр көтеп калабыз.
Гыйлем — ул яктылык, дибез. Никадәрле яңа мәгълүмат, күңелгә җылылык, өмет өсти торган язмалар әзерләде газетабыз. Барыбызны борчыган, күңелнең иң нечкә кылларына кагыла торган сугышчан хәрби хәрәкәт, анда батырлык үрнәге күрсәтүче егетләребез, аларга һәрдаим ярдәм күрсәтүне оештыручы, илтеп бирүче волонтерларыбыз, хәрби бурычларны үтәгәндә башларын салган батырларыбыз турында да газетабыз даими яктырта. Милләтләр дуслыгы, татулыгы турындагы язмаларыбыз аеруча әһәмиятле, чөнки районыбызда телебез, милләтебез тормышы, яшәеше бездә чагыла. Туган телебезне читләр сакламый, аны шул рәвешле үзебез сакларга тиеш.

Хөрмәтле абунәчеләребез! Сез газетага күбрәк язылган саен телебезнең, татар вакытлы матбугатының саклануына ышаныч арта. Әйләнә-тирәбездә күпме яхшы кешеләр яши, игелекле эшләр эшләнә. Шулар турында, үзегезне борчыган мәсьәләләр турында языгыз, шалтыратыгыз.
Мин ышанам, сезнең кебек райондашларыбыз барында, «Хезмәт» («Азьлане») газетасы үз югарылыгын югалтмас, яратып укылучы район газетасы булып калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев