Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әй, таң ата, таң ата...

Шаян шигырь.

Әй, таң ата, таң ата.
Таң кайгыны тарата.
Әсиләсе, Вәсиләсе, Кәримәсе, Нәсимәсе
Мине генә ярата.
Әй, таң ата, таң ата,
Чулпан калка бер яктан.
Әсиләсен, Вәсиләсен, Кәримәсен, Нәсимәсен
Мактарлык бит һәр яклап.
Бик күп торсам, торганмындыр
Берсе белән өч айлап,
Әсиләсе, Вәсиләсе, Кәримәсе, Нәсимәсе
Аптырамый бик җайлап.
Дүрт хатынга сигез бала -
Тапканнар бит, вәт, хикмәт!
Аптырагач чыгып качтым.
Әсиләсе, Вәсиләсе, Кәримәсе, Нәсимәсе
Тапмасыннар, дип эзләп.
Бу хатын-кыз дигәннәрнең,
Юк ачмаган ишеге.
Тәки эзләп таптылар бит,
Кайдалыгым чишелде.
Прокурорга чакырталар, полицияләргә дә,
Теңкәләремә үтәләр.
Әсиләсе, Вәсиләсе, Кәримәсе, Нәсимәсе
Алимент түләттерәләр.
Әй, таң ата, таң ата.
Таң кайгыны тарата.
Исән-имин кала алсам,
Борылып та карамамын,
Хатын-кызга карата.
Фото: http://www.chitalnya.ru/work/596095/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250