Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Өлкәннәр ункөнлеге кайтавазлары

Балтач спорткомплексында өлкәннәр спартакиадасы үтте. Өлкәннәребез җитезлектә, активлыкта көч сынашты. Һәр авыл җирлеге, командалар туплап, ярышларда катнашты. Беренче урын Балтач үзәге командасында, икенчедә - Бөрбаш, ә өченчедә Куныр өлкәннәре командалары.

* * *
Өлкәннәр көнен Әтнә башлангыч мәктәп-балалар бакчасында да бик зурлап уздырганнар. Балалар көче белән әзерләнгән концертны карап әби-бабайлар рәхәтләнеп ял иткән, яңа мәктәп һәм бакчаның зәвыклы итеп бизәлгән бүлмәләрен күреп сөенгән. Өлкәннәр газета аша укытучыларга, тәрбиячеләргә бик рәхмәтле булуларын белдереп, эшләрендә һәм
тормышларында уңышлар тели.
* * *
«Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Түнтәр мәктәбе әбиләр өчен бик күңелле бәйрәм оештырды. Башлангыч сыйныф укучылары тырышлыгы белән концерт күрсәттеләр. Концерт бик матур узды. Укытучылар һәм балалар бик күп көч куйганнар. Концерттан соң әбиләр һәм балалар мул табын артында гөрләшеп чәй эчтек. Без, әбиләр, укытучылар һәм балаларга рәхмәтләр әйтеп, уңышлар теләп таралыштык. Бәйрәмдә җирле үзидарә рәисе Юрий Перфилов һәм мәктәп директоры Рәйсә Мөхәммәдиева да катнашты», дип яза Түнтәр авылыннан Әминә Сафиуллина.
* * *
Күптән түгел булып узган Корбан гаете дә өлкәннәребез күңелендә бик күп матур мизгелләр белән уелып калган. Тик гает көнне Балтач урамында ут яндырмаулары гына мәчеткә килүчеләргә читенлек тудырган. Икенче елга мондый күңелсезлекләр булмас, җаваплы органнар үз хезмәтләренә салкын карамас, шәт.
* * *
Руфия Хафизова үзенә атап корбан чалдырып, әни-әтисе һәм туганнары ярдәме белән районыбызда эшләп килүче «Фикердәш» клубындагы дусларын җыеп Корбан ашы үткәргән. Коръән, вәгазь тыңлап, изге теләкләр, тәмле сый-нигъмәтләрдән авыз иткән «Фикердәш»леләр аштан сөенеп таралышкан.
* * *
Өлкәннәр көне уңаеннан, Юстиция министры урынбасары Рөстәм Заһидуллин Балтачка килгән иде. Ул ялгыз яшәүче Анастасия Герасимова (Балтач) һәм Тайфә Габдрахмановада (Кариле) булып, аларга бәйрәм күчтәнәчләре тапшырды.
Фото https://www.google.ru/search?biw=1680&bih

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250