Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

"ТАТМЕДИА" балалар күңелен ачты

Кичә Казанның "Южный" сәүдә үзәгендә оештырылган бәйрәм кызыклы һәм күңелле генә түгел, файдалы да үтте. Әйтергә кирәк, биредә гаилә бәйрәмнәре еш уздырылса да, татарча мондый чара беренче булды дисәм, ялгышмам.

Сәүдә үзәгендә бу көнне татарча җыр-моң, татарча сөйләм гөрләп торды. "Ялкын", "Сабантуй", "Салават күпере" балалар журналлары һәм "Гаилә һәм мәктәп", "Сөембикә", "Казан" басмалары, "Шәһри Казан" газетасының стендлары сәүдә үзәгендә гадәти булмаган татарча мохит булдырды. Бәйрәмдә катнашкан татар әкиятләре геройлары - Су Анасы һәм Шүрәле бәйрәмне тагын да тулыландырып, җанландырып җибәрде.
Бәйрәм мәйданчыгының бер почмагында аквагримерлар эшләсә, икенче якта кына белән рәсемнәр ясадылар. Әлеге хезмәтләрне бушлай "Салават күпере" һәм "Ялкын" журналлары тәкъдим итте. Шулай ук "Сөембикә" журналы осталары чәч каптырмалары, бизәнү әсбаплары ясарга өйрәтте. Теләге булганнар рәсем ясарга өйрәтү мастер-классларында катнашты. Профессиональ фотографлар Лунтик, Зебра белән фотога төшереп, гаилә фотоальбомнарын тулыландырды.
Кечкенәрәк сабыйларның күңеленә "Әкият" курчак театры чыгышы аеруча да хуш килде. Мастер-класслардан бушаган арада, балалар төрле конкурсларда катнашты, кулга-кул тотынып әйләнде, дәррәү кубып артистларның сорауларына җавап бирде, табышмакларга җаваплар тапты, биеде, җырлады, күңел ачты.
Әлеге бәйрәмнән беркемдә бүләксез кайтмагандыр. "Ашан" гипермаркетыннан "Татмедиа" журналларын сатып алучыларның һәрберсе өчен махсус бүләкләр таратылды, Ә "Ялкын" журналы киләсе саннарының берсендә тышлыкта чыгачак "йөз"не эзләп тапты.
Шулай ук бәйрәмдә теләге булганнар өчен почта хезмәте эшләде, биредә ошаган журналга язылырга мөмкинлек тудырылган иде.
Шунысын ди билгеләп үтәргә кирәк, "ТАТМЕДИА" мондый бәйрәмне беренче генә уздырмый. Җәй көне, Балаларны яклау көнендә Казан паркларының берсендә мондый бәйрәм үткән иде инде.
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотосы
http://intertat.ru/tt/society-tt/item/37717.html
Фото http://vk.com/intertatgazeta?z=photo244032365_342366792

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250