Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Афоня» өчен төн йокым качты

Карык-Сөрмә авылында яшәүче Вячеслав Шестаков 20 ел гомерен кинога багышлаган кеше. 1971 елда Казанда киномеханиклыкка укып кайтканнан соң, бу өлкәдә эшләп китү өчен урын булмый аңа. Шуңа да бер ел сабыр итәргә һәм башка өлкәдә эшләп алырга туры килә. 1973 елның сентябрь аеннан Карак-Сөрмә һәм Урта Көшкәт авылларында киномеханик булып...

 Кино эшен бик яратып башкардым, төрле таныклыклар белән бүләкләндем, ярышлар җиңүчесе, «Хезмәт ветераны» дигән исемнәргә лаек булдым, озак еллар ул чактагы Смәел авыл җирлегендә депутат булып тордым. Башта киноларны мотоцикл белән ташысам, аннан әтиемнең машинасы ярдәмгә килде. Хезмәтемне яратып башкарганга төн йокыларым да онытыла иде. Шулай бервакыт күрше авылга «Афоня» фильмын алып кайттылар. Ул авыл халкы карап бетергәнне көтеп, төне буе үзебезгә ташыдым шуны, - ди эшенә бөтен барлыгы белән бирелгән Вячеслав ага.
Ул вакытта телефон булмау гына төп проблема иде, ди киномеханик. Чөнки бернинди элемтә юк, сорашмыйча гына чыгып китсәң, киносыз кайтуың да бар. Нәрсә дисәң дә, кинолар беренче чиратта зуррак авылларга бирелгән, ә кечкенә авыллар гел көтеп яшәгәннәр. Шулай да Вячеслав ага кебек җитез, үз авылдашлары өчен дип җан атып йөргән киномеханиклар булганда Карак-Сөрмә һәм Урта Көшкәт авыллары халкы кызыклы фильмнарны вакытында карап бара алган. Ул чакта һинд кинолары популяр була, ир-егетләр сугышка багышланганнарны, ә яшь егетләр-кызлар саф мәхәббәт фильмнарын кат-кат соратып, караганнар. Балалар өчен исә көндез күрсәтүләр оештырылган.
1987 елга кадәр киночелтәрдә законлы рәвештә теркәлеп эшли Вячеслав Григорьевич, аннан соң «Сельхозхимия»нең Чепья карьерына дробильщик буларак эшкә урнаша һәм параллель рәвештә кино күрсәтү эшен дә дәвам итә. Карьердагы хезмәт сезонлы булганга күрә, кышкы айларга клубка кочегар буларак та эшкә урнаша Вячеслав ага. Бу вакытта тормыш иптәше Галина белән кулны кулга тотынып эшли алар. Чөнки Галина апа клуб мөдире була. Өйдә өч бала, аларны карарга да кирәк, менә шул вакытта бер өлкәдә эшләү үзен сиздерә дә инде.
- Кино мине тормыш итәргә өйрәтте. Мәгънәсен аңлап, күңелеңне биреп караганда, һәрберсеннән файдалы киңәшләр, тормыш дәресе алып була иде. Кино таралгач, тормышымның бер кисәген алып ташлагандай булды. Әле дә ул еллар төшкә керә, алып кайткан киноларымны тапшырмыйча яткызам икән, дип куркып уянам. Бүгенге көндә тагын бер шөгыль булдырып, шуның белән мавыгам - бал кортлары тотам, - дип яраткан кәсебе булган татлы балны күрсәтеп елмайды Вячеслав ага.
Кечкенә генә авыл булып саналган Карак-Сөрмә төзеклеге, матурлыгы белән күңелгә керде. Шестаковларның да йорт-җирләре заманча итеп эшләнгән, һәр җирдә зәвык һәм пөхтәлек. Әлбәттә, бу хуҗабикәләрнең тырышлыгы, ә алар өйдә өчәү - Галина апа, килене Наталья һәм оныклары Амалия. Күркәм гаилә тылын нык саклаучылар - Вячеслав ага, улы Алексей һәм оныгы Виталий. Шуңа да өлкәннәрнең күңеле тыныч, чөнки алар тырышып икәү корган гаиләнең дәвамчылары бар, ә иң мөһиме Галина һәм Вячеслав Шестаковлар олыгайган көннәрендә кадер-хөрмәттә яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250