Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Арборлылар “Наз”дагы өлкәннәргә бәйрәм ясады (фото)

Өлкәннәр көне уңаеннан 11 октябрь көнне "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенә Арбор мәдәният йорты хезмәтчәннәре хәйрия концерты белән килделәр.

Концертны мәдәният йорты җитәкчесе Марат Габделхаков баянда көй уйнау белән башлап җибәрде. Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр, такмаклар, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән бергә аралашып барды. Концертның беренче минутыннан ук бәйрәмчә кәеф хөкем сөрде. Рафилә Һадиева, Әкълимә Хәбибуллина һәм Зәлидә Галимовалар башкарган җырлар өлкәннәребезнең күңелендә якты истәлек булып кереп калды. Тернәкләнү узучылар әлеге матур концерт күрсәткәннәре өчен оештыручыларга рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерделәр. Мондый чаралар тернәкләнү узучыларның күңелләрен күтәреп, алга таба яшәргә көч, сәламәтлекләрен ныгыту өчен мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250