Балалардан кадерлерәк кем бар?
Кичә эштән кайтышлый өченче номерлы балалар бакчасы яныннан үтеп барам. Бер әни ике ягына ике баласын җитәкләп, алар белән сөйләшә-сөйләшә бакча капкасыннан машинага таба юнәлде.
- Хай бәхетле ана икәнсең кызым. Аллаһы Тәгалә бәхетле аналарга гына кыз бирә ул, ә сиңа менә икене үк биргән, диде.
- Рәхмәт, әйе Аллаһыга шөкер дип китеп бардым.
Әлеге әби бик озак кына үзалдына нәрсәдер сөйләнеп шулай басып торды. Ә мин кызларым янына ашыктым.
Балалардан кадерлерәк кем бар?
Йөрәгемне әзер бирергә.
Балаларга булган мәхәббәт бит,
Мәңгелеккә, гомер-гомергә!
Йөрәгеңнән өзелеп төшкәннәр.
Барысы да сөю жимешләре,
Сабырсызлык белән көткәннәр!
Озын гомер, матур тормышлар.
Аналарның догалары белән,
Бик аяусыз булмас язмышлар.
Әлеге шигырь юлларына әйтәсем килгән барлык сүзләр сыйган. Бары булганның кадерен белеп, Аллаһы Тәгалә насыйп иткәнгә шөкер итеп яшәсәк иде. Ул әбинең бәлки уллары булып, алар дөрес юлдан тайпылып, әниләрен рәнҗеткәннәрдер. Ә бит малай үстереп тә, кыз үстереп тә нәрсә күрәсебезне белмибез. Бүген балам диеп кенә өзелеп торган сабыйларыбыз киләчәктә үзебезгә игелек күрсәтеп, илгә-көнгә хөрмәтле шәхесләр булсалар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев