Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүген Карадуган балалар бакчасында әкияти бәйрәм иртәсе булды (фото)

Яңа ел киче, чыршы бәйрәмнәре ниндидер сихри төсмерлек биреп, һәркемне могҗизалар иленә алып китәргә сәләтле. Шундый әкияти, бай эчтәлекле бәйрәм иртәсе бүген Карадуган балалар бакчасында үтте.

Быел аның программасы башка елга караганда үзенчәлерәк итеп, рус халык әкиятләренә таянып төзелде. Шулай булгач, тел байлыгын эшкә җигеп балаларга үзләренен һөнәрләрен бары тик рус телендә генә күрсәтергә туры килде. Әле бит һәр әкият герое сораулар биреп кызыксына, кыш бабайга да җавап бирә алмасан, тагын...

Ләкин балалар без уйлаганнан да остарак булып чыктылар. Бәйрәм киченең ахырында, алар инде бер-берсе белән дә рус телендә генә сөйләшәләр иде.

Әти-әниләргә балалары үзләренең һәр яктан булганлыкларын күрсәтеп, аларга яңа елга күңелле могҗиза бүләк иттеләр.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карасыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250