Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Илсур Мансур улы Шиһабетдиновка 60 яшь тулды (фото)

Озак еллар Балтач урта мәктәбен җитәкләгән шәхес Илсур Мансур улы Шиһабетдиновка 60 яшь тулды.

Районда гына түгел, республикада да танылган Балтач урта мәктәбе аның өчен икенче туган йорты булды. Коллектив, авыл халкы, укучылары арасында абруй казанган хөрмәтле укытучы, ачык йөзле, кешелекле, тәртип яратучы Илсур Мансур улы Шиһабетдинов шушы көннәрдә 60 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды. Дөресрәге, мәктәп коллективы остазлары хөрмәтенә бик матур бәйрәм чарасы әзерләде. Илсур Мансур улына ихлас теләкләр эчтәлекле чыгышларда, моңлы җырларда, нәфис сүзләрдә чагылыш тапты. Гомер буе ихлас булуы, үз эшенә бирелгәне, гадилелеге өчен дан җырланды.

- Илсур Мансурович, һәрвакыт үзенең гадилеге белән зур хөрмәт казанды. Укучылар аның дәресен зарыгып көтеп ала. Ул беркайчан да үзен югары куймады, - диләр хезмәттәшләре аның хакында.
Илсур Мансур улының намуслы хезмәте төрле елларда район башлыгының, мәгариф министрлыгының Мактау таныклыклары һәм бик күп мактаулы исемнәр бәяләнде. Гади генә хезмәт юлы кебек, бер карасаң. Шул гади генә юлда күпме игелек кылынган да, үткәннәр ак җеп булып сузылган!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250