Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтачта «ҺөнәрФест» проекты кысаларында мастер-класслар үткәрелә

Очрашу 2026 елның иң яхшы яшьләр проекты» конкурсында җиңгән Нуриев Кәрим Ришат улы инициативасы белән узды

«Хыял» үзәге районыбыз яшьләре арасында онытыла барган һөнәрләргә яңа сулыш өрү, милли һәм мәдәни мираска яңача караш уяту максатыннан «Иң яхшы яшьләр проекты» конкурсы уздырган иде. 

Әлеге конкурс җиңүчеләренең проектлары районыбызда узучы чаралар барышында тормышка ашырылып килә. 

Мастер-классның берсе – миллек бәйләү иде. Катнашучылар да әлеге тарихи йоланы дәвам итеп, үз куллары белән җан җылысы салынган, урман исе аңкып торган миллекләр ясарга өйрәнделәр.


Миллек бәйләү — ул гап-гади һөнәр түгел, бәлки буыннардан-буыннарга тапшырылган зур мирас, тирән эчтәлекле гореф-гадәт. Ерак бабаларыбыз анда табигатьнең шифалы һәм тылсымлы көчен туплау максаты белән, тиешле көннәрдә, дога укып әзерләгән.


Бөтен нечкәлекләренә төшендергән әлеге очрашу «ҺөнәрФест» проекты ярдәмендә, «Балтач муниципаль районы премиясе — 2026 елның иң яхшы яшьләр проекты» конкурсында җиңгән Нуриев Кәрим Ришат улы инициативасы белән узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: миллек