Балтач яшьләре онытыла барган һөнәрләргә яңа сулыш өрде
«Шушма моңнары» фестивалендә Нуриев Кәрим «Һөнәрфест», Борһанова Динә «Цифровой Аксакал» һәм Зәйнетдинова Алинә «Буыннар бәйләнеше» проектлары белән үзләренең иҗади хезмәтләрен тәкъдим иттеләр
«Хыял» үзәге «Иң яхшы яшьләр проекты» конкурсы уздырган иде. Әлеге конкурс җиңүчеләренең проектлары «Шушма моңнары» фестивалендә тормышка ашырылды.
Фестивальдә катнашучылар арасында Нуриев Кәрим «Һөнәрфест» проекты белән, Борһанова Динә «Цифровой Аксакал», һәм Зәйнетдинова Алинә «Буыннар бәйләнеше» проектлары белән үзләренең иҗади хезмәтләрен тәкъдим иттеләр.
Балтач яшьләре үзләренең проектлары аша онытыла барган һөнәрләргә яңа сулыш өрде, милли һәм мәдәни мираска яңача караш уятты. Бу чаралар яшь буынның иҗади потенциалын үстерүгә һәм яшьләр арасында мәдәни багланышларны ныгытуга зур өлеш кертә.
Алсу Надршина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев