"Яфраклар кисәтә Төшәсен бер мәлне өзелеп"
Бик шыпырт үрмәләп, сак кына
Көз килер кыланчык җәйдән соң.
Сап-сары яфракка сокланып,
Сагышлар түренә узарсың.
Сүрәндер кояшның нурлары,
Көзен син уйларга чумарсың.
Күзеңдә нур утын сүндермә,
Югыйсә, җылыда туңарсың.
Кемнәрдер бик мохтаҗдыр назга,
Мөлдерәп бер шәфкать эзлидер.
Җан җылың бар икән - кызганма,...
"Яфраклар кисәтә Төшәсен бер мәлне өзелеп"
Бик шыпырт үрмәләп, сак кына
Көз килер кыланчык җәйдән соң.
Сап-сары яфракка сокланып,
Сагышлар түренә узарсың.
Сүрәндер кояшның нурлары,
Көзен син уйларга чумарсың.
Күзеңдә нур утын сүндермә,
Югыйсә, җылыда туңарсың.
Кемнәрдер бик мохтаҗдыр назга,
Мөлдерәп бер шәфкать эзлидер.
Җан җылың бар икән - кызганма,
Туганның, дусларның хәлен бел.
Кемгәдер бик кыендыр бүген,
Үзеңә рәхәттән масайма.
Язмыш ул рәхимсез кемгәдер, -
Сөенеп гайбәткә уралма.
Кешегә миһерсез кыланма,
Мыскыллап иң тәҗел гозерен.
Югыйсә, яфраклар кисәтә
Төшәсен бер мәлне өзелеп.
Көз - якты томанлы көндә дә,
Күңелең байлыгы булганда.
Какшамас ышаныч сакласын,
Тирәдә зәһәр җил узганда.
Яхшылык эшлә дә суга сал,
Балыклар белер, ди, әҗерен,
Суларга агыз син борчуны,
Ышанып матур көн килерен.
"Утка як та хәсрәтеңне
Көлен суларга агыз"
Миһербанлык көтеп йөрмә
Бу аяусыз заманнан.
Төптән корган агачлар да
Кешедән зыян алган.
Күккә карап, тылсым эзлә
Җилдә таралсын сагыш.
Утка як та хәсрәтеңне
Көлен суларга агыз.
Илаһтан бер ярдәм иңәр,
Чистара барса җаның.
Рәнҗемә дә, үч тә алма,
Фәкать Аллаһка табын!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев