5 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Тәгәри китте кибәнем...
Авыл җирендә хуҗалыкта эшләүчегә печәнен дә, саламын да рулонлап, күп итеп өләшәләр. Барлык хуҗа да ул рулонларны печәнлеккә менгезеп, сүтеп, өеп маташмый, я булмаса аның печәнлеге инде шыгрым тулы була, шунлыктан, якын-тирәгә генә бушатулар күзәтелә. Әнә, берәүнең, өсте-өстенә өя торгач, бер рулон мал азыгы да сусыз тирән елгага тәгәрәп төшеп...
-
Сосна авылы бригадиры Разит абыйлар чормасында ни бар?!
Быел Рәсәйдә Кино елы булганлыктан, Сосна вылында гомер итүче Разит абый Галиевны да эзләп таптык. Дөрес, чормасына кадәр менеп булмады... Ә-Ә-Ә!!! Анда нәрсә бар дисезме? Чормасында Разит абый эшләгән елларының истәлеге итеп кино күрсәтү аппаратын саклый икән. Кадерле елларның якты хатирәсе! Разит абый өчен генә түгел, ә бөтен гаиләсе, династиясе...
-
"Яфраклар кисәтә Төшәсен бер мәлне өзелеп”, “Утка як та хәсрәтеңне Көлен суларга агыз”
"Яфраклар кисәтә Төшәсен бер мәлне өзелеп" Бик шыпырт үрмәләп, сак кына Көз килер кыланчык җәйдән соң. Сап-сары яфракка сокланып, Сагышлар түренә узарсың. Сүрәндер кояшның нурлары, Көзен син уйларга чумарсың. Күзеңдә нур утын сүндермә, Югыйсә, җылыда туңарсың. Кемнәрдер бик мохтаҗдыр назга, Мөлдерәп бер шәфкать эзлидер. Җан җылың бар икән - кызганма,...
-
Юл төзүче — син тылсымчы!
Бүген районның барлык торак пунктларын район үзәге белән асфальтлы яки вак таш җәелгән юллар тоташтыра. Хәзер инде авыллар арасында һәм авыллар эчендәге юлларны да бик тәртипләп торалар. Бу юнәлештә дәүләт программалары гына түгел, үзара салым акчасы да бик нык ярдәм итә. Күптән түгел Юл төзүчеләр көне билгеләп үтелде. Әмма "МДСУ-1"...
-
Үзләренең коесы бар, Соснага менеп су ала
Сирәк кенә булса да, авыл урамнарында су колонкалары күренә. Сосна авылындагы менә бу колонкадан хәтта Балтач бистәсендә яшәүчеләр дә килеп су ала. Бистәнең үзендә дә чишмәләр юк түгел, әмма Соснаныкы белән чәй дә тәмле, аш та иртәгесен әчеми диләр. Бу колонкада да ерактан сузып китертелгән чишмә суы. Көтү маллары үзләренә...
-
Көздән өмә ясаганнар язын нишли
Тәртипне, чисталыкны яратучы оешма-учреждение коллективлары көзен дә җыйнаулашып өмә ясап алды. Яфраклы агачлы территорияләрен Көзнең үзгә яме - алтын-сары яфраклардан арындырдылар. Аяк астында матур булып сарылып ятсалар да, баскан саен төрле аваз чыгаргандай шыгырдап торсалар да, кыш буе череп ятып, карлар эрегәч алардан ямьсез күренешләр генә калачак шул. Ә болай...
-
Районның зур Казанында кайнап яшәүчеләр
Районда нинди генә чара булмасын, рәсмиме ул, күңел ачумы, укытучылардан, тәрбиячеләрдән башка берсе генә дә узмый. Киңәйтелгән җыелышлар булса мәгариф хезмәткәрләрен калдырасы түгел, мәдәни-спорт чараларына да аларны тартасы, бизәү-төзекләндерүгә җәлеп итәсе, инде килеп сәүдәдә дә катнаштырасы. Сер бирми бу мәгариф халкы, сәхнәсен дә дер селкетә, сәүдәсен дә гөрләтә. Бу ярминкәгә...
-
Пол Уолтер белән очрашудан фоторепортаж
Укучыларыбыз соравы буенча, күптән түгел районга килеп киткән американлы Пол әфәнде белән район Сәнгать мәктәбендә узган очрашудан фоторепортаж.
-
Зина апабыз китте
Бу атнада тәрҗемәче Зинаида Ивановнаны лаеклы ялга озаттык. Моңсу, ямансу булды. Чөнки туры сүзле Зина апаның дөресен бәреп әйтүенә тәмам ияләнеп беткәнбез, аның һәр тәнкыйте дә кәнфиттәй тәмле булып тоела башлаган иде инде. Зина апа озак еллар типографиядә линотипта эшләде. Бармаклары белән һәрбер удмурт хәрефләрен бөртекләп җыйган кеше ул, шул...
-
Балтач мәктәбендә... атканнар
Ноябрьнең тәүге көнендә Балтач мәктәбе базасында "Форпост" мәктәп отрядлары арасында пневматик мылтыктан ату ярышлары үтте. Аны районның "Форпост" үзәге оештырды. Барлыгы 18 мәктәп катнашты. Урта мәктәпләр арасында беренчелекне - Балтач мәктәбе, икенчелекне Куныр, өченчелекне Урта Көшкәт мәктәпләре алды. Шәхси беренчелектә егетләрдән Алмаз Иванов (Балтач мәктәбе), икенчелектә - Риназ Әхмадуллин (Салавыч),...
-
Балтач авылында гомер итүче әниебез ФӘРИДӘ ВӘЛИ кызы СИБӘГАТУЛЛИНАның 5 ноябрьдә 65 яшьлек юбилее.
Балтач авылында гомер итүче әниебез ФӘРИДӘ ВӘЛИ кызы СИБӘГАТУЛЛИНАның 5 ноябрьдә 65 яшьлек юбилее.
-
Норма авылында яшәүче әтиебез ГОСМАН ГОМӘР улы ХӘСӘНШИНга 5 ноябрьдә 65 яшь тула.
Норма авылында яшәүче әтиебез ГОСМАН ГОМӘР улы ХӘСӘНШИНга 5 ноябрьдә 65 яшь тула.
-
Ветеранга кайсы бакчадагы бәйрәм ошаган
Күңелләрне якты хатирәләргә баетып, Өлкәннәр көне дә үтеп китте. Без дә, Балтач бистәсенең 1нче номерлы ясле-бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр, махсус чакыру буенча эш урыныбызга - бакчабызга җыелдык. Яшьлектә бергә эшләгән, инде хәзер арабызда булмаган иптәшләрне искә алып, килалмаган хезмәттәшләрне барлап, сөйләшеп, рәхәтләнеп бер утырып кайттык. Безне хөрмәтләп кунак...
-
Балтачта яшәүче кодагыебыз ФӘРИДӘ СИБӘГАТУЛЛИНАның 5 ноябрьдә 65 яшьлек юбилее.
Балтачта яшәүче кодагыебыз ФӘРИДӘ СИБӘГАТУЛЛИНАның 5 ноябрьдә 65 яшьлек юбилее.
-
Кәгазь белән бакча тулды
Бу көннәрдә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында бик актив кына макулатура җыеп тапшырдылар. Бистәнең 2 нче номерлы бакчасына йөрүче балаларның әти-әниләре дә тырышты, ишек тирәләре хәйран кәгазь белән тулды. Арада күбрәк кәгазь тартмалар, журналллар күренде, берәү яңа гасырга кадәрге чорда укыган алгебра, геометрия ише дәрес китапларын да бер капчык алып килгән иде.