Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Юл төзүче — син тылсымчы!

Бүген районның барлык торак пунктларын район үзәге белән асфальтлы яки вак таш җәелгән юллар тоташтыра. Хәзер инде авыллар арасында һәм авыллар эчендәге юлларны да бик тәртипләп торалар. Бу юнәлештә дәүләт программалары гына түгел, үзара салым акчасы да бик нык ярдәм итә. Күптән түгел Юл төзүчеләр көне билгеләп үтелде. Әмма "МДСУ-1"...

Бүген районның барлык торак пунктларын район үзәге белән асфальтлы яки вак таш җәелгән юллар тоташтыра. Хәзер инде авыллар арасында һәм авыллар эчендәге юлларны да бик тәртипләп торалар. Бу юнәлештә дәүләт программалары гына түгел, үзара салым акчасы да бик нык ярдәм итә.
Күптән түгел Юл төзүчеләр көне билгеләп үтелде. Әмма "МДСУ-1" оешмасы хезмәткәрләре аны эштә үткәрде. Эш булганда эшләп калырга кирәк, диләр алар.
- Бездә эш ел әйләнәсе алып барыла, ул бер сезонда гына башкарыла да алмый. Юл салу һәм төзекләндерү сезонында оешманың һәр хезмәткәре эш белән мәшгуль, бөтен көчләрен куеп эшлиләр. Машиналар саны арткан саен, юлларның төзеклеге тиз какшый. Шуңа күрә капиталь һәм агымдагы ремонт бер дә тукталмый, яңа юллар салырга да өлгерәбез, - ди "МДСУ-1" оешмасы җитәкчесе Рашит Ильясов.
Юлчы хезмәте җиңел эш түгел. Эш көне иртән башланып, кич белән генә тәмамлана, җәй айларында ике сменада да эшләргә туры килә. Алай булса да - бу эш абруйлы. Шуңа да оешмага яшьләр дә бик теләп килә. Алар тәҗрибәле хезмәттәшләренең эшләрен лаеклы дәвам итәләр.
Районның юл төзүчеләре быел Иске Көшкәт һәм Урта Көшкәт авыллары арасында 3 чакрым юлга - 40, ә Салавыч Сәрдегәне белән Иске Салавыч арасында өч чакрым юлга 32 миллион сумлык капиталь ремонт үткәргәннәр. Шулай ук республика бюджетыннан бүленгән акчаларга гомуми кулланылышта булган алты километр юлга өлешчә асфальт салынган, 25 миллион сумга 5 чакрым юл төзекләндерелгән. Юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү программасы нигезендә дә конкрет эш алып баралар. Район үзәгендә 2,2 чакрым юлларга асфальт салынса, Иске Салавычның Школьная урамы, Кече Лызиның Медведев урамнарына һәм Кариле авылының кайбер участокларына асфальт түшәлгән. Республика бюджетыннан 20 миллион сум акча бүленеп, шуның 9 миллионы Балтачның яңа микрорайоны урамнарына 3,1 чакрым юлларга таш түшәүгә тотылган. Шулай ук Курмала, Көек, Кариле, Ярак-Чурма, Урта Көшкәт, Түбән Субаш, Сосна авылларында барлыгы 4,2 чакрым юлга таш җәелгән.
Юллар төзелешеннән тыш, "МДСУ-1" оешмасы егетләре үзара салым акчасына башкарыла торган авыл урамнарына таш түшәү, җәяүле сукмаклары салу эшендә дә актив катнаша. Быелгы сезонда иң беренчеләрдән булып бистәнең икенче номерлы балалар бакчасы янында юл астыннан су агу юллары ясалып, урам киңәйтелде, тукталыш ясалды. Үзара салым акчасына гимназиягә кадәр җәяүле сукмагы салынды. Балтач мәктәбенә дә үзәктән балалар хәзер тротуардан атлыйлар. 1һәм 2нче номерлы балалар бакчасы сабыйларының әти-әниләре мөрәҗәгате буенча, Школьная урамына кабат асфальт түшәлде. Хәзерге вакытта Нияз Хәбибуллин җитәкчелегендәге бригада Ленин урамында җәяүлеләргә сукмак салу белән мәшгуль. Әлеге тротуар редакция янәшәсендәге күпердән "Альпари" кибетенә кадәр һәм кибеттән Нариман урамындагы 2нче номерлы балалар бакчасына кадәр салыначак. Авылларда үзара салым акчаларына урамнарга вак таш түшәү юнәлешендә күләмле эш башкарылган. Кыскасы, алар гел юлда, гел хезмәттә. Кай арада ял итәләр диярсең. Ял дигәннәре дә шул көз айларында сезон ябылган чакта гына инде, анысы да кыска вакытлы булырга мөмкин, чөнки юлчылар кыш көне дә хезмәттә, юллар төзелеше һәм ремонты кар яугач та туктатылмый.
Юл төзүчеләр алар тылсымчы кебек. Машина үтә алмаслык юлларны да тәртипкә китерә, чокырлы-чакырлы урыннарда тротуарлар да сала. Хезмәтләре авыр, әмма күңел җылысы биреп төзегән юллардан узган һәркем аларга рәхмәт укый, шуның белән мактаулы ул.
Сулдан уңга: Илшат Ризванов, Радик Мифтахов, Нияз Хәбибуллин (мастер) һәм Шамил Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250