Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Балтач мәктәбендә... атканнар

Ноябрьнең тәүге көнендә Балтач мәктәбе базасында "Форпост" мәктәп отрядлары арасында пневматик мылтыктан ату ярышлары үтте. Аны районның "Форпост" үзәге оештырды. Барлыгы 18 мәктәп катнашты. Урта мәктәпләр арасында беренчелекне - Балтач мәктәбе, икенчелекне Куныр, өченчелекне Урта Көшкәт мәктәпләре алды. Шәхси беренчелектә егетләрдән Алмаз Иванов (Балтач мәктәбе), икенчелектә - Риназ Әхмадуллин (Салавыч),...

Ноябрьнең тәүге көнендә Балтач мәктәбе базасында "Форпост" мәктәп отрядлары арасында пневматик мылтыктан ату ярышлары үтте. Аны районның "Форпост" үзәге оештырды. Барлыгы 18 мәктәп катнашты. Урта мәктәпләр арасында беренчелекне - Балтач мәктәбе, икенчелекне Куныр, өченчелекне Урта Көшкәт мәктәпләре алды. Шәхси беренчелектә егетләрдән Алмаз Иванов (Балтач мәктәбе), икенчелектә - Риназ Әхмадуллин (Салавыч), өченчелектә - Рәмис Мөсәгыйтов (Куныр), кызлардан призлы урыннарны Эльвира Шиһапова (Балтач), Сылу Мөхәммәтҗанова (Балтач), Диана Григорьева (Урта Көшкәт) бүлешкән. Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Субаш мәктәбе - беренче, Пыжмара-икенче, Шубан - өченче урында. Егетләрдән- кызлардан призлы урыннарда Рәдис Гафурҗанов (Субаш), Индира Николаева (икесе дә Субаштан) - беренче, Рәсим Габдрахманов (Сосна), Гөлназ Җәмилева (Пыжмара) - икенче, Булат Исмәгыйлев (Шубан), Исламия Садыйкова (икесе дә Шубаннан)-өченче. "Җиңүче командаларга Кубоклар, ә оста мәргәннәргә Мактау таныклыклары белән медальләр тапшырылды", ди "районның "Форпост" үзәге директоры Фердинант Гыйлемҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250