Мәгариф
Ветеранга кайсы бакчадагы бәйрәм ошаган
Күңелләрне якты хатирәләргә баетып, Өлкәннәр көне дә үтеп китте. Без дә, Балтач бистәсенең 1нче номерлы ясле-бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр, махсус чакыру буенча эш урыныбызга - бакчабызга җыелдык. Яшьлектә бергә эшләгән, инде хәзер арабызда булмаган иптәшләрне искә алып, килалмаган хезмәттәшләрне барлап, сөйләшеп, рәхәтләнеп бер утырып кайттык. Безне хөрмәтләп кунак...
Күңелләрне якты хатирәләргә баетып, Өлкәннәр көне дә үтеп китте. Без дә, Балтач бистәсенең 1нче номерлы ясле-бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр, махсус чакыру буенча эш урыныбызга - бакчабызга җыелдык. Яшьлектә бергә эшләгән, инде хәзер арабызда булмаган иптәшләрне искә алып, килалмаган хезмәттәшләрне барлап, сөйләшеп, рәхәтләнеп бер утырып кайттык. Безне хөрмәтләп кунак итү өчен бакча хезмәткәрләре бик нык тырышкан. Елдагыча якты йөз белән каршы алдылар. Һәр төркем балаларының чыгышлары күңелләргә хуш килде, балалар белән эшләгән чаклар искә төште, күңел кыллары нечкәрде.
Аннан соң мул табын артында сыйландык, бакча хезмәткәрләре әзерләгән сый-нигъмәттән авыз иттек. Бик тәмле әзерләгәннәр.
Олыгайган көнебездә безне шулай хөрмәтләгәннәренә бик куандык. Быел район җитәкчелеге тарафыннан да Өлкәннәр бәйрәменә мөнәсәбәт катгый куелды, аларга да зур рәхмәт. Олыларны зурлау, кадерләү эзсез югалмас, хезмәт юллларында бәхет-шатлык, уңыш китерер.
Дилбәр Вәлиева.
Балтач.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев