Быел Рәсәйдә Кино елы булганлыктан, Сосна вылында гомер итүче Разит абый Галиевны да эзләп таптык. Дөрес, чормасына кадәр менеп булмады... Ә-Ә-Ә!!! Анда нәрсә бар дисезме? Чормасында Разит абый эшләгән елларының истәлеге итеп кино күрсәтү аппаратын саклый икән. Кадерле елларның якты хатирәсе! Разит абый өчен генә түгел, ә бөтен гаиләсе, династиясе...
Галиевлар гаиләсенең бөтен кешесендә дә кино күрсәтергә хокукы бар дигән таныклык була. Аны хәзерге таныклыклар кебек болай гына өләшеп чыкмыйлар, укып, Казанга Кремльгә барып имтихан биреп аласы. Әтиләре Васыйл абый озак еллар Сосна авылының иске клубында авыл халкына кино хезмәте күрсәткән. Әниләре Хәнифә апа билет саткан. Васыйл абый кино гына күрсәтеп калмаган, комбайнда да эшләгән.
- Әти белән абый көзге урып -җыюдан бик соң кайтырлар иде,- дип искә ала ул чакларны Разит абый.- Балаларга дигән фильмнарны үзем күрсәтә идем. Аннан зурларныкын да әйләндерә башладым. 6 сыйныфтан ук әтигә кино күрсәтергә булыштым. Җиңел үк булмады, ленталар өзелсә, залда аяк тибеш, кычкырыш, сызгырыш... Тасмаларны ялгарга кирәк...Бер лента бетсә, икенчесен чорныйсы... Тизлек, түземлек, җитезлек таләп ителә иде шул минутларда.
Васыйл абыйны басу-кырларга кино гына күрсәтәсең, авыр эшең юк, дип чыгара торган булганнар. Бәйрәм саен плакатлар ясауны, белдерүләр язып эленү, Балтачтан велосипед белән кино ташып-илтеп йөрүләрне, авылдашларына һинд киноларын күрсәтү өчен гел алдынгы булырга тырышуларын исәпкә дә алучы булмаган, күрәсең... Биш бала Васыйл абый белән Хәнифә апага чын мәгънәсендә терәк булган да инде. Абый-апалары, сеңлесе белән төннәр буе плакатлар ясаса, стена газеталары чыгарып, белдерүләр сырлаган чакларын Разит абый яхшы хәтерли. Үсә төшкәч, киноларны велосипедта җилдереп кенә абыйсы белән бергәләп ташый башлыйлар.
- 4-5 мәртәбә һинд киносы күрсәтсәң, айлык планыңны үти идең инде, - ди Разит абый.- Ул чакта кино челтәре директоры Мөбарәк Галиев иде (мәрхүмне искә алуыбыз рухына изге дога булып барып ирешсен, рухын шат кылсын), рәхмәт аңарга, әтинең тырышып эшләгәнен күрде, Күчмә байрак та гел бездә генә торды дисәм тә ялгыш булмас. Шуңа да һинд киноларын алу безнең өчен әллә ни авыр булмады, районга 4-5 көнгә генә дип кайткан киноларны Сосна халкына күрсәтмичә калган булмады.
Күңелле еллар була ул. Мәктәп балалары кинога походка баргандай килгәннәр, Галиевлар үзләре дә урта мәктәпкә барып кино күрсәткән. Әлеге гаиләгә килен булып төшкән Нәсимә дә династиянең эшенә башы-аягы белән чума, рәсем-сызымга кулы ятып торган кыз белдерүен дә яза, плакатлар да ясый, рамкалап та куя, кичләрен билет та сата. "Минем хәрефләр чатый-потый чыга иде, ә иптәшемнең язуы энҗе бөртегедәй кебек", ди Разит абый елмаеп. Нәсимә ханым әлеге хезмәтләрне шулай ук кичләрен башкара, көндезләрен ул да нәкъ башка гаилә әгъзалары кебек үк эштә - авыл медпунктында санитарка.
Илдә барган таркаулык авылдагы киноларны да тарката, Разит абыйга кино сәнгатеннән аерылу авыр була, алтын куллы ташчы буларак авылларда мәчетләр, өйләр салуга үзеннән гаять тә күп өлеш керткән ир арсам-талсам да, кино күрсәтүдән баш тартмас идем, ди. "Ура, Чапаев, җиңде!", дип, балаларның клубтан рухланып чыгуларын, яшьләрнең, зурларның берничә көн шул кино тәэсирендә йөрүләрен ул да сагына.
Кино хезмәтен үз иткән Разит һәм Нәсимә Галиевлар гаиәсендә ике кыз, бер ул үсә. Кызлары район үзәгендә мәгариф системасында эшли, уллары исә үз яннарында, "Сосна" җәмгыятендә хезмәт куя. Разит абый да җәмгыятьтә бригадир.
Бик күп Мактау таныклыкларын, Рәхмәт хатларына ия Разит абый кино хезмәтенең өстенле ягын әйтеп, шаяртып әйтеп куйды:
- ¬¬¬Зурлар киноны 20 тиенгә, балалар исә 5 тиенгә караганда, без бушка карый идек.
Әйе, монысы шаярту гына, ә менә әңгәмәдәшем сөйләгәндә, аеруча да гаилә белән бирелеп, бер уйда, бер сүздә булып эшләүнең тәмен һичшиксез тоясың һәм илебездәге кино сәнгате шушындый бик күп гаиләләрне бәхетле иткән ләбаса дип тә уйлап куясың.
Нет комментариев