Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Зина апабыз китте

Бу атнада тәрҗемәче Зинаида Ивановнаны лаеклы ялга озаттык. Моңсу, ямансу булды. Чөнки туры сүзле Зина апаның дөресен бәреп әйтүенә тәмам ияләнеп беткәнбез, аның һәр тәнкыйте дә кәнфиттәй тәмле булып тоела башлаган иде инде. Зина апа озак еллар типографиядә линотипта эшләде. Бармаклары белән һәрбер удмурт хәрефләрен бөртекләп җыйган кеше ул, шул...

Бу атнада тәрҗемәче Зинаида Ивановнаны лаеклы ялга озаттык. Моңсу, ямансу булды. Чөнки туры сүзле Зина апаның дөресен бәреп әйтүенә тәмам ияләнеп беткәнбез, аның һәр тәнкыйте дә кәнфиттәй тәмле булып тоела башлаган иде инде.
Зина апа озак еллар типографиядә линотипта эшләде. Бармаклары белән һәрбер удмурт хәрефләрен бөртекләп җыйган кеше ул, шул зур станогы ватылса, тимер ачкычын тотып ремонтлый башлар иде. Махсус кара халаттан, ябык буйлы Зина апаны, тавышы-тыны чыкмаса, чамаламый да узып китә идек. Ул һәрбер эшен сабыр гына, тыныч кына башкара торганнардан булды. Тик менә әйтсә өзеп әйтә, ике әйтеп тормый.
-Типографиядә эшләгән елларымны шулкадәр сагынам, әмма дә яратып эшләдем мин ул линотипта. Коллектив та әйбәт иде. Маша апа, Алевтина, Равилә, Нурия, Фирәүзә, Раилә, Лена, Мәсхүдә, Тәлгать, Нургаян, Рәйсә, Илсөяр гаять тату эшләдек, җитәкчебез Лотфулла абый да ипле, кеше хәлен аңлый белә торган җитәкче булды.
Типография ябылгач, кыскарту җилләре Зина апабызны да читләп үтмәде, әмма аның "Азьлан"е газетасына булган мәхәббәте кабаттан үзен редакциягә тартып китерде, шулай итеп Зина апабызның янә бер сәләте ачылды, - менә дигән тәрҗемәче булып чыкты ул! 20 ел типографиянең сәламәтлеккә зыянлы һавасын сулап, 13 ел татарчадан удмуртчага текстлар тәрҗемә итә торгач хезмәт еллары дигәнең узган да киткән...
Шушы гомер эчендә күпме хәсрәт күрде ул...Бердәнбер кызы Наташаны Казан урамында машина бәрде... Дөреслек эзләп күпме суд бусагаларын таптады ....Ачы хәсрәт ирен дә сыгылырга мәҗбүр итте, ул да үлеп китте... Аннан әтисен, әбисен җирләде...Бер генә дини бәйрәмне дә калдырмый Зина апа, дүрт кабергә дә куярга чәчкәләр ала, туган көннәре җитсә дә зиратка бара...Яшәргә, якыннарыңа догалар ирештерер өчен генә булса да яшәргә кирәк шул...
Зина апа редакциябезгә Югары Ушмадан кадәр килеп эшләп йөрде. Юл газапларын да күп күрде. Инде хәзер лаеклы ялда кайгы-хәсрәт күрми, борчуларны сизми яшәргә язсын иде аңа. Сәламәтлек мәңге ташламасын, Ходай Тәгалә хәерле озын гомерләр бирсен Зина апабызга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250