Укытучыларны һәм укучыларны уӊышлары белән котлыйбыз!
2-4 нче февральдә Казан шәһәрендә рус сыйныфларында белем алучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 1 укучы җиңүче, 7 укучы республика олимпиадасы призерлары булдылар.
Балтач гимназиясенең 4 нче сыйныфы укучысы Мөхәммәтшина Әдилә беренче урын яулады. Балтач гимназиясенең 7 нче сыйныфы укучысы Гарифуллина Язилә, Норма мәктәбенең 5 нче сыйныфы укучысы Әхмәдуллина Рәзилә, 8 нче сыйныфы укучысы Бариева Зифа, 9 нчы сыйныфы укучысы Хәбибуллина Дилә, 11 нче сыйныфы укучысы Хөсәенова Азалия, Балтач мәктәбенеӊ 10 нчы сыйныфы укучысы Габдрахманова Диләрә, 11 сыйныфы укучысы Нәбиева Алия призерлар булдылар. Укытучылары: Әхмәтова Рәйсә Шамил кызы, Әсадуллина Энҗе Васыйл кызы, Нәсыйхова Гөлүзә Равил кызы, Гарифҗанова Нурия Котдус кызы, Закирова Руфия Әдһәм кызы. Укытучыларны һәм укучыларны уӊышлары белән котлыйбыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев