Балтачта «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы узды
Мөгаллимнәребезгә уңышлар телибез!
4 нче февральдә Балтач гимназиясендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй бәйгесенең зона этабы узды.
Балтач,Теләче, Биектау, Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбиятыукытучылары дәресләр, мастер-класслар аша үз осталыкларын күрсәттеләр. Аларның чыгышларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе ГыйзәтуллинаЭнҗе Хәбир кызы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе беренче категорияле эксперты Баһавиева Рәйхана Әмин кызы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Абдуллина Диләрия Марат кызы бәяләделәр.
Бәйгенең ачылу тантанасында Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов, укытучыларны котлап, аларга изгетеләкләрен җиткерделәр. Ярышның зона этабында Балтач гимназиясенең татар телеһәм әдәбияты укытучысы Гыйбадуллина Марина Васильевна катнашты. Бәйгенең зона этабын уңышлы узган укытучылар март аенда Казан шәһәрендә үтәчәк йомгаклау этабына чакырылачаклар. Мөгаллимнәребезгә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев