«Әни — өйнең кояшы, әти — дөнья терәге» дип исемләнгән чыгышыбызны без быел игълан ителгән гаилә елына багышладык.
23 февраль көнне мәдәният йортында Яңгул балалар бакчасының чираттага иҗат концерты шаулап -гөрләп узды.
«Әни — өйнең кояшы, әти — дөнья терәге» дип исемләнгән чыгышыбызны без быел игълан ителгән гаилә елына багышладык. Нәниләребезнең матур җырлары, дәртле биюләре, әниләрнең, әбиләрнең, бакча хезмәткәрләренең чыгышлары белән үрелеп барды. Өч сәгатькә якын барган концерт беркемне ялыктырмады, тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. Коллективның бердәмлеге, әти-әниләр белән килешеп эшләвебезнең матур нәтиҗәсе бу!
Ничә көн узса да, концерттан алган матур тәэсирләрдән арына алмыйбыз. Зур рәхмәт хезмәттәшләргә, балаларыбызга, эштән соң көн саен репетициягә килеп, матур чыгышлар күрсәткән әниләребезгә! Без булдырдык!
Ландыш Галимуллина,
Яңгул балалар бакчасының музыка җитәкчесе.
Нет комментариев