Балтачлылар «Һәркемнең үз кояшы бар» IV Республика фестивалендә катнашты
Җәмгыять

Балтачлылар «Һәркемнең үз кояшы бар» IV Республика фестивалендә катнашты

Фестивальдә сәләтле балалар үзләрен төрле номинацияләрдә сынады

Казанда физик мөмкинлекләре чикле балалар арасында «Һәркемнең үз кояшы бар» IV Республика фестивале узды.

Чарада сәләтле балалар үзләрен төрле номинацияләрдә сынады.

Фестивальнең «Декоратив-гамәли сәнгать» юнәлешендә Рәсүл Нәкыйпов — лауреат, Данияр Мөхетдинов — җиңүче исеменә лаек булды. «Туган телем мәңге яшәр» шигырь номинациясендә исә Кәримә Әхмәтова җиңү яулады. Котлыйбыз!

 


«Һәркемнең үз кояшы бар»

Нет комментариев