Нөнәгәр мәктәбе яңа уку елын үзгәрешләр белән каршылады
Мәгариф

Нөнәгәр мәктәбе яңа уку елын үзгәрешләр белән каршылады

Беренче сыйныфка 9 бала укырга керде

Нөнәгәр урта мәктәбендә дә Белем бәйрәме гөрләп узды.

Беренче сыйныфка 9 бала укырга керде. Алар Комзавод һәм Нөнәгәр авылының үзеннән.

Бәйрәм уңаеннан бик матур тантана үтте. "Кызыл юл" хуҗалыгы җитәкчесе беренчеләргә  акчалата бүләкләр твпшырды. Шулай ук хуҗалыкта җәен хезмәт куйган егет-кызлар да акчалата бүләккә лаек булды. Ремонт вакытында мәктәптә эшләгән ике егеткә бүләк тапшырылды. 

Мәчет һәм шәхси эшмәкәр беренче сыйныф  укучыларын бүләкләр белән сөендерде.

Нөнәгәр мәктәбендә яңа уку елына "Үсеш ноктасы" программасы нигезендә өч кабинет ремонтланган.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев