Сосна балалар бакчасы белән саубуллашканга айга якын вакыт узды. Ә барыбер дә әлеге бакчаны сагынабыз, анда эшләүче һәркемгә рәхмәт әйтеп, авыр хезмәтләрен җиңел генә башкарулары өчен баш иябез.
Узган елның сентябрь ае ... Документларны тапшырып, гаризаларны язып, кечкенә кызыбызны вакытлыча Сосна балалар бакчасына бирү максатыннан, бакча мөдире Алсу Фәритовна янына юнәлдек. Һәрчак елмаеп каршы алучы, нинди генә мөрәҗәгатьне дә тыңлап, көченнән килгәнчә ярдәм итәрдәй шәхес ул. Һәрбер балага, хәтта читтән йөрүчеләргә дә исеме белән эндәшеп, хәлен белми калмый ул. Шушы килүебездә безне танышу максатыннан Камиләбез йөрисе төркемгә кертеп җибәрделәр.
Тәрбияче апабыз - Язилә, нянечкабыз - Наташа апалар безне ачык йөз белән каршы алып, балабыз белән уртак тел таптылар. Һәрбер ана өчен иң мөһиме дә шул бит. Кызыбыз тәрбияче апаларын бик яратып, көн дә бакчага йөрде. Беренче сүзләр дә, саннар белән танышу да, китапларга гашыйк булу да бакчадан башланды безнең. Кешеләрдән ятсынучы кызыбызны Язилә апа тырышып тәвәкәл булырга өйрәтте. Еласа да елады дип әйткәннәре булмады. Кызым өчен икенче әнигә әйләнгән Язилә апабыз үзем өчен дә бик якын иде.
30 июнь көнне соңгы тапкыр бакчадан баланы алганда күздән яшьләр тәгәрәде. Ике кызыбызга беренче белемнәр бирелгән бакчаны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Барыгызга да зур рәхмәт сезгә! Эшегездә уңышлар, гаиләгездә тигезлек, сәламәтлек телибез.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев