Мәдәният
Арборның "Ядкарь" ветераннар ансамбле Казанны яулап кайтты (фото)
Арбор мәдәният йортының "Ядкарь" ветераннар вокал ансамбле республика күләмендә үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның "Балкыш" фестивалендә "Г. Тукай шигыренә язылган "Пар ат" җыры белән уңышлы чыгыш ясап, Казанда гала-концертта катнашты.
Кичә Дәүләт Советының Кече залында Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны социаль яклау өлкәсендәге законнарны тормышка ашыру мәсьәләсе каралды. Республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узган чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина катнашты.
Шулай ук Дәүләт Советында үткән бу чарада Арбор мәдәният йортының "Ядкарь" ветераннар вокал ансамбле дә катнашты. Әлеге коллектив республика күләмендә үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның "Балкыш" фестивалендә Кукмара районында узган зона турында "Г. Тукай шигыренә язылган "Пар ат" җыры белән уңышлы чыгыш ясап, Казанда гала-концертта катнашу бәхетенә ирештеләр. Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Арбор мәдәният йорты директоры, ансабльнең җитәкчесе Марат Габделхаковны Мактау таныклыгы белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев