Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтач кызы Зәлия Әбубәкерова XV Республикакүләм “БикаФест” фестиваль йолдызы (фото)

20 ноябрь көнне Рөстәм Бикмуллин исемендәге XV Республикакүләм "БикаФест" фестивале гала-концерты узды.

Фестивальнең быел юбилей елы - ул 15 нче тапкыр оештырылды. Гала-концерт Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының концертлар залында үткәрелде.
Фестивальдә катнашырга теләк белдергән 200дән артык гариза кабул ителгән, шуларның 125се кичә үз чыгышларын жюри әгъзаларына күрсәтте. Җиңүчеләр түбәндәгеләр:
"Шигърият" юнәлеше:
"Үз әсәрен иң оста укучы" номинациясе:
12-16 яшь категориясе - махсус бүләккә Мәликә Насыйбуллина лаек булды. 17-25 яшь категориясендә өченче урын Инсаф Тимербаевка, икенче урын Гөлүсә Арикеевага, Гөлүсә Шиһаповага, беренче урын Алинә Галиевага бирелде.
"Башка автор әсәрен иң оста укучы" номинациясе:
12-16 яшь категориясе - өченче урынны Данил Асанов, Гүзәл Хәлиуллова, икенче урынны Айнур Шаһгалиев, беренче урынны Диана Бәйрәмова яулады;
17-25 яшь категориясе - өченче урынны Илназ Әхмәтҗанова, икенче урынны Илдус Галимҗанов, беренче урынны Җәмилә Зарипова алды.
"Шигърият" юнәлеше буенча Гран-при "Гөлчирә" шигыре белән чыгыш ясаган Надир Хәбибуллинга тәтеде.
"Вокал" юнәлеше:
"Татар халык җырын иң оста башкаручы" номинациясе:
12-16 яшь категориясе - Балтачтан Зәлия Әбубәкерова, Дарина Гыйззәтуллина белән бергә өченче урынга лаек булды. Икенче урынга Инсаф Гаптелбәров, Илсаф Гыйльметдинов, беренче урынга Сәйдә Мөхәммәтҗанова лаек дип табылды;
17-25 яшь категориясе - өченче урынны Ралия Шәрәфиева, икенче урынны Айнур Каюмов, беренче урынны Булат Закиров яулады.
Гөлнар Гарифуллина,
Казан, 20 ноябрь, "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев