Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Әби, нигә саргайдың?”

Мин еш кына үз-үземә аптырап куям. .. Ник дигәндә, миңа иң авыр чагымда, ягъни нинди чара күрәсен белмәгәндә, уйламаган юнәлештән көтелмәгән уңайлык ярдәмгә килә.

Моннан 3 ел элек йөрәк борчылганны "хондроз"га санап йөргәндә, Балтач хастаханәсенең ЭКГ кабинеты шәфкать туташы Лилия исемле кыз мине тоткарлады... Шундый тәвәккәл булуына әле дә сокланып, рәхмәтемне юллыйм. Мине ул җитәкләп табибә Фәүзия ханым Фатулаева бүлмәсенә китерде - барча ярдәмне оештырып дәваладылар, мең шөкер, яшим бит әле. Белеп, аңлап, ярдәм итә алучы табибларга рәхмәтем ирешеп торсын.
"Әби, нигә саргайдың?" дигән сорауны Норма авылы хастаханәсендә, теш дәвалау өчен чират көтеп утырганда бирделәр. Ышанмаслык бит!.. Дөресен генә әйткәндә, янымнан үтеп баручы ак халатлы табиб минем хәлем белән кызыксынуына ышанмадым да. Ә ул куәтле генә гәүдәле ир-егет каршыма килеп басты да, сул күземне ачты, өскә карарга кушты... Тыңлый билгеле, " Нигә. саргайдың әби?" ди бит... Ни дип әйтәсең инде, эчтән генә: " Әби, булгангадыр инде"-дип уйлыйм, чөнки мин узган гасыр кешесе бит инде, шулай да әле 90 яшькә җитеп бетмәгән.
" Ярый әби, 15 ноябрь көнне 205 нче бүлмәгә ашамыйча гына кил - киңәшербез",- диеп, бу ак фәрештә юлын дәвам итте. Төрлесен күргән әби булгач, хәйранга калып, сокланып та, куанып та утырдым инде. Монда аны яхшы беләләр, шушы тирәлектә яшәүчеләрне дәвалаучы табиб Альфир әфәнде Юсупов икән!
Киләм билгеле, рәхмәтемне укый-укый, шушындый кешеләр күбрәк булсын иде, диеп тели-тели көттем бу көнне! Килдем. Альфир Рәфхәтовичның янындагы хезмәткәрләре дә күңелдәгечә хәл-әхвәл сораша. Бөрбашта туып- үскән шәфкать туташы Фирая ханым Шакирова да рәхимле булды. Кирәкле анализлар өчен белгечләре - бүлмәләре дә уңайлы. Мине, киңәшләрен биреп, дәвалауга өмет тудырып, яшәү дәрте уятып, куандырып озаттылар.
Мин Норма хастаханәсендә сирәк булам. Бу очракта да тешләрем авырту сәбәпле килеп чыктым. Адәм затына теш дигәне төп станок буларак кирәк бит. Ә анда теш табиблары күп төрле һәм дә тәҗрибәлеләр. Авыруларга тулы уңайлыгы булган чиста һәм якты, киң бүлмәләр. Анда ишектән керү белән үзеңне тәртипле тотарга тырышасың. Дөньяны өмет, яхшылык һәм матурлык яшәтә шул! Мин әлеге Норма хастаханәсендә менә шул 3 фарыз гамәлнең барышын, үзара ярдәмне күреп куанып кайттым, олы рәхмәтем белән яшим хәзергә. Барча табибларга саулык һәм гадел хезмәләренең шатлыгы күп булсын иде, диеп телим!
Мәдинә Зыятдинова, тыл ветераны ,
Карадуган авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250