Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйрәмнән балалар канәгать калды (фото)

12 июнь - Рәсәй көненә багышлап, "Балтач" үзәк ял паркында бәйрәм чаралары узды.

Гимназия лагерында ял итүче балалар да бәйрәмгә килде. Хыял яшьләр үзәге, мәгариф хезмәткәрләре балаларга төрле уеннар оештырдылар. Социаль яклау бүлеге үз карамагында булган иптәшләрне дә чакырган, алар Рәсәй көненә багышлап рәсемнәр ясадылар. Китапханә хезмәткәрләре бәйрәм темасын чагылдырган күргәзмә оештырган, кызыксынучылар якыннан таныша алдылар. Спорт мәйданчыгында сритбол ярышы барды, авыл җирлекләреннән килгән командалар арасында Казаннан килгән кызлар командасы да бар иде, җирлекләр арасында үтә торган ярышка ничек килеп кергәннәрдер. Ә шулай да андый кунакларыбыз булуы бәйрәмгә ямь генә бирә. Мәдәният хезмәткәрләре сәхнәдән төшмәде, районыбызда яшәүче милләттәшләребезнең җырлары-биюләре яңгырады. Бәйрәмгә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов котлады, социаль яклау һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләре дә, гадәттәгечә, бәйрәмдә иделәр. Балаларыбыз рәхәтләнеп уйнады, күңел ачты, бер генә бала да бүләксез калмады, уеннарны оештыручы тәрбиячеләр, педагоглар бүләкләрне мулдан өләште. Аннан балалар уен мәйданчыгында уйнады, музыка тынмады, халык та таралырга ашыкмады. Балаларыбыз - Татарстанның, Рәсәйнең киләчәге, аларга мөнәсәбәтебез бүгенгедәй рәхимле булса, алдагы көннәребез дә ямьле булыр.

Бәйрәмне белми калдык дип әйтүчеләр булды, 11 июнь көнне уздырылачак бәйрәмнәр турында "Хезмәт" гәҗитенең беренче битендә, иртән-иртүк сайтта мәгълүмат дөнья күрде. "Хезмәт"тән аерылмаска гына кирәк иптәшләр, район яңалыкларын белеп тору өчен менә дигән чыганак ул. Язылырга бик санаулы гына көн калды, почта хезмәткәрләрегез белән элемтәгә керегез, язылыгыз. Ә бүген һәм иртәгә Бәйрәм белән сезне! Бәйрәм ялларыгыз уңышлы үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250