Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Музей килә, кино була (фото)

5 декабрь көнне, Кино елын йомгаклау максатында, район кино оешмасы һәм "Татаркино" берлеге Татарстанның кинематографлар союзы белән берлектә чара үткәрә.

Ул көнне Балтач мәдәният үзәгендә Казаннан килгән Күчмә музей эшләячәк, бирегә көндез, 14.00-15.00 сәгатьләрдә кино карауда активлык күрсәткән мәктәп балалары чакырыла, аларга Халыкара мөселман кинолары фестиваленең балаларга багышланган фильмы күрсәтелә. 16.00-17.00 сәгатьләрдә бакчадан кайтышлый балалар әти-әниләре, әби-бабалары белән бирегә килеп, шулай ук музейны тамаша кыла ала. Ә кичен өлкән буын белән берлектә "Сабантуй" ял паркына автокиноны тантаналы төстә ачу тантанасы булачак. Район кино оешмасы барлык өлкәннәрне дә 16.00 сәгатьтә мәдәният үзәге янында көтеп кала, паркка чыгучы махсус автобус ярдәмендә булачак, парктан кайткач өлкәннәр игътибарына "Заман сулышы" исемле фильм-проект тәкъдим ителәчәк.
2016 ел Россиядә Кино елын йомгаклауга багышланган чаралар:

5 декабрь 2016 ел.

14.30-15.00 "Кино һәм кино-җиһазлар" республика күчмә музее.
Башлангыч класс укучылары өчен.
(мәдәният үзәге бию залы)

15.00-16.00 "Стрела наследия","Птицы" мультфильм.балалар өчен.
(тамаша залы)


16.00-17.00 "Кино һәм кино-җиһазлар" республика күчмә музее.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм әти-әниләр өчен.
(мәдәният үзәге бию залы)
16.15-17.15 Һәвәскәр кино төшерүче райондашларыбызның иҗаты беләнРеспублика профессиональ кино осталарын таныштыру.
Мастер класс. (тамаша залы)
.
16.30-18.00 "Авто-кинотеатр" ачу тантанасы.
Х 11-Казан халыкара мөселман кинофестивале кайтавазы.
Фестиваль призын яулаган фильмнар тәкъдим итү.
("Сабантуй"ял паркы).
17.30-18.00 "Кино һәм кино-җиһазлар" музее яшьләр һәм өлкән буын вәкилләрен кабул итә.

18.00-18.20 Күренекле кинорежиссер Олег Суровның "Заман сулышы"исемле авторлык проектын тәкъдир итү. Кыска метражлы фильнар карау һәм аларның иҗат төркемнәре белән тамашачы арасында әнгәмә оештыру.

Фото: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250