Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районыбызның мәшһүр шәхесләре: БУЫННАРДАН КҮЧКӘН ЯКТЫЛЫК

Безнең күңел-хәтерләребезгә төс-кыяфәте, гайрәтле "физономия"се белән генә түгел ватаныбыз иминлеге, райондашларыбызның сәләмәт көнкүреше, яшь буынның ныклы белемле һәм югары әхләкый сыйфатлары хакына кылган гамәлләре белән якты маяк булып кереп калган шәхес районыбызда совет мәктәбенә, мәгариф эшенә нигез салучыларның берсе Фазлыев Хәлилрахман Габдрахман улының тууына 115 ел тула.

Булачак мөгаллим егерменче гасыр таңында күрше Яңгул авылында укымышлы, дини гаиләдә туып үсә. Башта үз авылларындагы, соңарак тирә-якка данлыклы Түнтәр мәдрәсәсендә ныклы дини һәм дөньяви гыйлемнәр үзләштерә. Октябрь инкыйлабыннан соң Чистай һәм Малмыж шәһәрләрендә укытучылар хәзерләү кусларында төпле белем алып, яңа чор өчен гадәттән тыш әһәмиятле булган балалар тәрбияләү эшенә керешә.
1923 елда безнең Салавыч авылы мәктәбенә мөдир итеп билгелиләр. Яхшы хәбәр тиз тарала: "Яңа мөгаллим күрше Яңгылиле Габдрахман хәлфә малае икән. Фазлыйәхмәтнекеләр гомер-гомергә укымышлы нәсел булды, монысы да бик зирәк, акыллы егет күренә"-диләр. Шуңа күрә олысы-кечесе җылы кабул итә мөгаллимне. Тиз арада балалар һәм авыл халкы белән уртак тел табып, хөрмәт казанырга өлгерә Хәлил. Әнә шул "өлгергәнлеген" күздә тотып, волисполком аны Салавыч Сәрдегәне мәктәбенә күчерә, шул ук вакытта күмәк хуҗалык оештыру буенча вәкил итеп тә билгели …
1928 елда бу эш уңышлы гына башланып та китә. Әмма авыл кулаклары колхозга керүчеләр арасында төрлечә коткы тараталар, эшкә аяк чалалар. Нәтиҗәдә кайбер кешеләр колхоздан чыга башлый. Көрәш бик нык кискенләшә. Яңа җәмгыятькә каршы булган бер төркем адәмнәр Хәлилне һәм авылның калган активистларын үтерү белән яныйлар. Берсендә авылның алдынгы фикерле кешеләренең берсе, авыл советы рәисе Фәтхетдин Баһаветдинов белән икесен кулаклар үзләре үк махсус чыгарган янгын вакытында утка ташларга да җыеналар, анысы барып чыкмагач, бер төркем шомакай яшьләрне яллап, ачыктан-ачык башына җитәргә чамалыйлар. Әмма Хәлил аганың сизгерлеге, авыл яшьләре белән дуслыгы кыл өстендә калган гомерен саклап кала. Комсомоллар "эш"не зурга җибәрмичә, ялланып, үтерү нияте белән ташланган сатлык авылдашларына "самосуд ясап" кына чикләнеп, "этнең койрыгын вакытында кисмичә" ялгышалар. Яңа властька каршы мәкерле адәмнәр исеменә тигәнәктәй "мулла малае" тамгасын чокып чыгаралар. Югарыга Хәлилнең мулла баласы булуын, аның Яңгулдагы кыңгыр эшен- бәбәй аты кушып, Коръән укуын җиткерәләр. Бәхетенә әнә шул "югарыдагы" дуслары ярдәмгә килә- «эшеннән алалар» Хәлилне. Дөресерәге, хәлнең куркыныч булуын аңлатып, «юкка чыгып торырга» кушалар. …Шулай байтак кына «югалып», Башкортстан якларында укыта, аннары районыбыз чигендәге Шода мәктәбенә кайта. Биредә укытучы булып эшләүче Түнтәр авылы кызы Нәфисә белән гаилә корып җибәрә. Олы уллары Марс һәм Азат мәсәлән, Шода авылында дөньяга килгәннәр…
1937 елда гаиләсе белән Салавычка күченә мөгаллим. Минем әбиемнәр белән янәшә, хуҗалары "кулак" исеме астында авылдан сөрелеп, сәвиткә күчкән йортка урнашалар алар. Хәлил абый җидееллык мәктәптә директорлык вазыйфасын үтәү белән бергә физика, математика фәннәрен, ә Нәфисә апа башлангыч сыйныфларны укыта башлыйлар. Бу нигездә бер-бер артлы тагын Илдар һәм Наил атлы малайлары туа. …
… Сүземне кыска тотыйм дип, укытучы буларак сугышка жибәрергә теләмәсәләр дә, намусы кушуы буенча 4 елга якын сугышта "булып кайтуын" әйтми калу килешмәс. Хәер,"Катюша" расчеты командиры Х.Фазлыевны 40 ел узгач үзен "эзләп кайткан" Ватан сугышы" ордены һәм ут эчендә үк яуланган дистәгә якын медальләр үзләре үк якташыбызның батырлыклары хакында сөйли кебек.
Хәлил ага сугыштан соң үзенең бөтен сәләтен-белемен Салавыч халкына багышлый. 1960 елга кадәр балаларга белем бирә, мәктәпне җитәкли. Укытучылар, балалар һәм авыл халкының тирән хөрмәтен казана. Мөгаллимлек эшчәнлегендә ирешкән уңышлары өчен "Почет билгесе" орденына лаек була
Безнең буынга үз эшләренә бирелгән фидакарь затлар- күпчелеге Хәлил ага мәктәбен узган укытучылар белем бирде. Шулар белән үк бергә эшләү дә насыйп булды үземә. Алар Хәлил аганың таләпчән, кырыс булуы өстенә кешелекле, гадел булуын да искә алалар иде. Районыбызның мәһшүр мөгаллиме, язучы Бакый ага Зыятдиновның "Мәктәпләрнең юл башы" дип исемләнгән тарихи хезмәтендә дә: «Миңа директор булып эшли башлаган чорда Салавыч һәм Яңгул мәктәпләрендә озак еллар директорлар булып эшләгән Фазлыев Хәлил, Гарипов Шәрип абыйлар белән шактый очрашырга, бик күп тормыш тәҗрибәләрен тыңларга туры килде. Алар район мәгарифенең тере тарихлары, бик хөрмәтле кешеләр иде."- дигән юллар бар.
90 яшенә төгәл бер ел кала 1990 елның декабренда соңгы юлга озаттык остазыбызны. Аерылышуыбызга чирек гасырдан артык вакыт үтсә дә дөньялыкта кылган мактауга лаек эш-гамәлләре, үзе хакында искә алып, сагынып сөйләргә якты хәтирәләре калды.
Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250