19 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Районда да мошенниклар акча үзләштергән
16 ноябрь көнне билгесез кешеләр Балтач районында яшәүче Х.ның "Сбербанк" картасыннан зур суммада акча үзләштерәләр. Мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен полиция хезмәткәрләре банк карталары булган райондашларны сак булырга чакыра, шикле смс-хәбәрләргә җавап бирмәскә, банк картасының номерларын, парольләрен язмаска, кире шалтыратмаска киңәш итә. Фото: rostovgazeta
-
Чират торасы юк: утка-суга телефон аша түлибез
Элегрәк ай ахырында почта, банк ише оешмаларга ай ахырында башны тыгарлык түгел иде. Кемдер коммуналь хезмәтләр өчен түли, кем штрафын каплый, кем балалар бакчасына акча күчерә... Су буе чират, кыскасы. Безнең халыкта һәр яңалыкка баштарак шикләнеп караучылар булса да, соңрак кабул итәләр үзе. ТР Дәүләт хезмәтләре порталын кулланучылар да бермә-бер...
-
N авылында ир белән хатын үлгән
9 ноябрь көнне Балтач районының N авылындагы бер шәхси йортта ир белән хатын мәете табыла. Үтерү билгеләре күренми. Тикшерү эшләре бара, әлеге сәбәбе билгесез, дип белдерәләр полиция хезмәткәрләре. Фото: alupka24
-
2017 елда гамәлгә керәчәк яңа законнар (исемлек)
2016 елның икенче яртысында Дәүләт Думасы депутатлары тырышып эшләде. Моны киләcе елга кабул ителәсе законнар да дәлилли. Яңа законнар кайсы өлкәләргә кагылачак? Белем бирү 1. Социаль стипендия алуда кыенлыклар булачак. Депутатлар студентларның яртысыннан артыгы әлеге акчага ия булу өчен ялган белешмә алып килә дигән фикердә. 2017 елдан социаль стипендия дәүләт...
-
Районыбызның мәшһүр шәхесләре: БУЫННАРДАН КҮЧКӘН ЯКТЫЛЫК
Безнең күңел-хәтерләребезгә төс-кыяфәте, гайрәтле "физономия"се белән генә түгел ватаныбыз иминлеге, райондашларыбызның сәләмәт көнкүреше, яшь буынның ныклы белемле һәм югары әхләкый сыйфатлары хакына кылган гамәлләре белән якты маяк булып кереп калган шәхес районыбызда совет мәктәбенә, мәгариф эшенә нигез салучыларның берсе Фазлыев Хәлилрахман Габдрахман улының тууына 115 ел тула.
-
Сыйфатлы бензин нинди булырга тиеш?
Күп очракта без машина багына салган бензинның сыйфатына игътибар бирмибез. Гәрчә, моның турында уйларга кирәк булса да. Бүген "Intertat.ru" журналисты "Сыйфатлы бензин нинди булырга тиеш?" дигән сорауга җавап эзләде.
-
Кайтаваз 1: ”Кемнәр окоп казуда катнашкан...”
"Безнең әби Сафиуллина Маһикамал Зыятдин кызы 16 яшендә окоп казуда катнаша. Ул 1925 елгы. Иске Салавыч авылыннан.
-
Эчтән ялтырый, тыштан калтырый
Каладагы коттеджлар зур, матур булсалар да, игътибарны әллә ни җәлеп итми, күбрәк койманың тышкы ягы күзгә ташлана, чөнки анда гаскәр кеби чүп үләне җәй буе үсә дә, көзен коры-сары әйләнеп, тирәлекне ямьсезләп утыра, каралмаган агач-куаклар да ямьле манзараны боза. Авыл кешесе булса, минем территория, дип, җыештырып тотар иде дә бит...
-
Мәет юучылар Балтачка җыелды
Район үзәк мәчетендә бу атнада узган зур җыелышта төп тема мәет юуга багышланган. Җәлил хәзрәт, Рәйсә Рамилевна бу хакта җентекләп аңлаткан-искәрткән, башка дин әһелләре дә эш-гамәлләре, фикерләре белән уртаклашкан. Җыелуның максаты бер - мәет юу районыбыз авылларының һәрберсендә дә бертөсле башкарылырга тиеш. Җыелышта әлеге изге, саваплы гамәлне үтәүчеләр генә түгел,...
-
Татарстанда ялган салым инспекторлары тоткарланган
Яр Чаллыда үзләрен салым инспекторлары дип акча эшләүче ике ир-егет тоткарланган. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы яза. Чаллыда үзләрен салым инспекторлары итеп күрсәткән ике ир кешене тоткарлаганар. Аларның берсенә 35 , икенчесенә 36 яшь. Бу ир-атлар күрше Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә алдау юлы белән акча үзләштерүдә гаепләнәләр. Хокук саклау органнары...
-
“Сбербанк” беренчеләрдән булып чыршы куйды
Табигатебезне ак кар күмүгә үк җиһанга Яңа ел бәйрәме рухы таралгандай булды, инде кибетләребездә бәйрәм котлаулары язылган открыткалар, яңа ел сувенерлары сатуга куелды. Уенчык Кар кызы белән Кыш бабайлар да барлыкка килде. Әренләп мишуралар да эленер, урамнарда сыннар да күренер... Чөнки район җитәкчелеге бәйрәмгә хәзерлек мәсьәләләрен күтәрә башлады. Ә менә...
-
Рузиләбез эшләп тә күрсәткән
10 нчы ноябрь көнне башкалабыз Казанда "Бердәм Рәсәй" сәяси партиясенең төбәкара сәяси совет утырышы узды. Биредә партиянең урындагы бүлекләренең 9 айлык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалып, республикада "Иң яхшы эшләүче бүлек җитәкчесе" билгеләнде. Әлеге исемгә "Бердәм Рәсәй" сәяси партиясенең Балтач районындагы бүлек җитәкчесе Рузилә Фазылҗанова лаек булды. Сәяси вакыйгалар үзәгендә тырышып хезмәт...