Яр Чаллыда үзләрен салым инспекторлары дип акча эшләүче ике ир-егет тоткарланган. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы яза. Чаллыда үзләрен салым инспекторлары итеп күрсәткән ике ир кешене тоткарлаганар. Аларның берсенә 35 , икенчесенә 36 яшь. Бу ир-атлар күрше Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә алдау юлы белән акча үзләштерүдә гаепләнәләр. Хокук саклау органнары...
Яр Чаллыда үзләрен салым инспекторлары дип акча эшләүче ике ир-егет тоткарланган. Бу хакта "Шәһри Чаллы" газетасы яза. Чаллыда үзләрен салым инспекторлары итеп күрсәткән ике ир кешене тоткарлаганар. Аларның берсенә 35 , икенчесенә 36 яшь. Бу ир-атлар күрше Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә алдау юлы белән акча үзләштерүдә гаепләнәләр.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, бу ике кеше кибеткә килеп үзләрен салым идарәсе инспекторлары дип танытканнар, үзләренең планнан тыш тикшерүләр үткәрүләрен әйткәннәр. Сатучыдан сәүдә ноктасы хуҗасының телефон номерын сорап алып, аңа шалтыратып сөйләшкән кебек кыланганнар. Шуннан соң, кибет хуҗасы рөхсәте итте, дип сатучыдан 33 мең сум акча алалар.
Тоткарланучылар үз гаепләрен таныганнар. Аларны сак астына алганнар. Хәзер ялган салым инспекторларының бөтен Россия териториясендә тагын кайсы шәһәрләрдә алдап акча үзләштерүләре тикшерелә.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев