"Безнең әби Сафиуллина Маһикамал Зыятдин кызы 16 яшендә окоп казуда катнаша. Ул 1925 елгы. Иске Салавыч авылыннан.
Хәзергесе көндә Яңгул авылында яши. Аңа 91 яшь. Әби сөйләве буенча, аларны - 3 кешене, авылдан бик тиз алып чыгып китәләр. Окоп казып бетергәч, өйләренә кайтармыйлар, хәтта качарга уйлыйлар. Ләкин аларны тотып, ФЗОга ябалар. Ул хәзер барысын да хәтерләп бетерми", дип яза безгә Розалия Абделхакова. Сүз Бөек Ватан сугышының башлангыч елларында Казан тирәсендә окоп казу турында бара.
Фото: spasskiy.tatarstan
Нет комментариев