Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Салавыч Сәрдегәнендә бүген Сабан туе (фото)

Авылларны яшәтәсе килә... Яшәтәсе килә, яшәсен!!! Сабантуйлы авыл- исән авыл Авылыбызның даны сүнмәсен! Туган авылым Салавыч Сәрдегәне үзенең матур табигате, киң күңелле кешеләре, эшчән халкы белән данлыклы. Матур традициябезне дәвам итеп, 9 июль көнне авылыбызда кичке Сабантуй уздырыла. Сабантуй авылыбызнын иң гүзәл жирендә ямьле инеш буе, мәгърур тау буенда, балачагыбызның...

Авылларны яшәтәсе килә...
Яшәтәсе килә, яшәсен!!!
Сабантуйлы авыл- исән авыл
Авылыбызның даны сүнмәсен!
Туган авылым Салавыч Сәрдегәне үзенең матур табигате, киң күңелле кешеләре, эшчән халкы белән данлыклы. Матур традициябезне дәвам итеп, 9 июль көнне авылыбызда кичке Сабантуй уздырыла. Сабантуй авылыбызнын иң гүзәл жирендә ямьле инеш буе, мәгърур тау буенда, балачагыбызның гүзәл хәтирәләре саклана торган ямьле су буенда булачак. Тирә-ягында яшел таллык.....

Сәрдегән Сабан туе, авылыбызның актив яшьләре, авылның жанатарлары, туган авылларын сагынып яшәүче авылдашлары, сабантуйны көтеп алучы, авыл халкы тырышлыгы белән уздырыла.

Хөрмәтле авылдашлар, еракларда яшәүче авылдашларыбыз, Сабантуйларын сагынып көтеп торучы кунаклар, сезнең барыгызны да үз Сабан туебез Сәрдегән Сабан туена чакырабыз! Рәхим итегез! Бәйрәм кичке 16 сәгатьтә башлана. Ахырда кичке уен - дискотека булачак.
Сәлимә Габделхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250