9 июль 2016 яңалыклары
-
Балтач кәҗәләре тәртипкә өйрәнә
Әле моннан бер ун еллар элек кенә иректә йөргән кәҗәләрдән зыян күреп җәфа чигә идек.
-
Балтач балалары дару үләннәре җыя
Балтач мәктәбе укучылары инде икенче елын дару үләннәре җыя. Калган иптәшләре рәхәтләнеп ял иткән вакытта мәктәп укучылары файдалы да, кирәкле дә эш башкара.
-
Балтач балаларын “Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы” егет-кызлары ял иттерәчәк
15 июльдә "Романтик" лагерына "Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы" командасының кайтуы көтелә.
-
Балтачта чистартканның кадерен белмиләр
Игелекле кешеләр Көек авылы плотинасының тирә-ягын чистартып, коену өчен уңайлыклар тудырганнар дип язган идек. Әмма бездә халык чистартканның кадерен белми.
-
Чепьяда Тукай эзләре буйлап йөргәннәр (фото)
Тукайның 130 еллыгына багышлап, «Наз» бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр һәм хезмәткәрләр арасында "Тукай эзләре буйлап" дигән конкурс үтте.
-
Мазһаровка да полицейский кирәк
Беркөн шулай бистәбезнең Мазһаров урамы аша узарга туры килде. Карыйм: биш яшьләр тирәсендәге бер малай урам кырыена баскан да, машиналар якынлашу белән юлга пистолетын ыргата, машина узып китү белән аны чыгып ала.
-
Маршрут кыйссасы дәвам итә
"Норма-Лызи" маршруты тагын бергә генә калды. Монысы кайчанга каәр дәвам итәр, билгесез. Маршрут кыйссасы тагын дәвам итә.
-
Альберт Асадуллин "Наз"да ял итүчеләргә сәламәтлек теләде (фото)
8 нче июль көнне Альберт Асадуллин районыбызда концертлар куйды. "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар да Ор авылында булган хәйрия концертын күрү бәхетенә ирештеләр.
-
Активистлар үзәк паркта нишләгән (фото)
Балтач ял паркында 7 июль көнне "Яшь гвардия" активистлары балалар өчен чара үткәрде.
-
Салавыч Сәрдегәнендә бүген Сабан туе (фото)
Авылларны яшәтәсе килә... Яшәтәсе килә, яшәсен!!! Сабантуйлы авыл- исән авыл Авылыбызның даны сүнмәсен! Туган авылым Салавыч Сәрдегәне үзенең матур табигате, киң күңелле кешеләре, эшчән халкы белән данлыклы. Матур традициябезне дәвам итеп, 9 июль көнне авылыбызда кичке Сабантуй уздырыла. Сабантуй авылыбызнын иң гүзәл жирендә ямьле инеш буе, мәгърур тау буенда, балачагыбызның...
-
Зөлфәт бәйрәм көнне икенче кат әти булды
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Зөлфәт Зиннуров икенче тапкыр әти булды.
-
Балтачта бәйрәм көнендә ромашкалар бүләк иттеләр (фото)
Кичә Россия күләмендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чаралары гаиләләрдә генә түгел, җирлекләрдә, район күләмендә зурлап билгеләп узыла.