Әле моннан бер ун еллар элек кенә иректә йөргән кәҗәләрдән зыян күреп җәфа чигә идек.
Көз айлары җиттеме бакчаларга сыерлар һөҗүм ясый иде. Менә шул мизгелдә, җәй буе тырышып үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләр мизгел эчендә юкка чыккач, кычкырып елаудан башка чара калмый. Хәзер шөкер, мондый күренешләр кимеп бара, юк дип әйтсәң дә була. Кәҗәләр хәзер иректә йөрми. Сыерларны да үз иркендә йөртүчеләр юк. Нәрсә галәмате бу, аңламассың, әллә субсидия җилләре шулай тәртипкә өйрәтә микән?
Нет комментариев