Беркөн шулай бистәбезнең Мазһаров урамы аша узарга туры килде. Карыйм: биш яшьләр тирәсендәге бер малай урам кырыена баскан да, машиналар якынлашу белән юлга пистолетын ыргата, машина узып китү белән аны чыгып ала.
Аскы яктан җил тизлеге белән килгән машиналар баланың юлга нидер ыргытканын күреп туктап кала. Бала шулай итеп, үзенчә кызык ясамакчы булды, ахры. Читтәрәк сөйләшеп торучы күрше апалары исә:
- Урамыбызга ятып торучы полицейский кирәк, яз әле сайтка да, газетага да, - диләр.
Сүз дә юк, полицейский кирәк . Бу урамга асфальт түшәлгәннән бирле машиналар тизлекне котчыккыч арттырып хәрәкәт итә. Әмма шушы күренешкә тап булгач, шоферлар гына түгел, без үзебез дә өлешчә гаепле түгел микән дип шикләнеп куйдым. Балаларыбызга юлларга йөгереп чыгарга ярамаганлыгын аңлатып бетерә алмыйбыз, ахры.
Нет комментариев