Балтач балаларын “Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы” егет-кызлары ял иттерәчәк
Мәгариф

Балтач балаларын “Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы” егет-кызлары ял иттерәчәк

15 июльдә "Романтик" лагерына "Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы" командасының кайтуы көтелә.

Узган ел "Романтик" ял лагерында беренче тапкыр Шаяннар Тапкырлар Клубы командасы эшләде. Алар икенче сменада ял иткән балалрның ялларын оештырды: дәресләр һәм остаханәләр, алар арасында: татар теле, чәч үрү, кул эшләре, психология һ.б. өлкәләр буенча мастер-класслар үткәрелде. Кыскасы, балалар ШТК аланында яңа программа, яңа кешеләр, яңа дуслар, уеннар белән танышкан иде. Егет-кызлар эшчәнлегеннән балалар да, әти-әниләр дә бик канәгать калды. Быел исә бәхет өченче сменада ял итүче балаларга елмаячак. 15 июльдә башланачак сменага "Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы" командасының кайтуы көтелә.

250

Нет комментариев