Балтач мәктәбе укучылары инде икенче елын дару үләннәре җыя. Калган иптәшләре рәхәтләнеп ял иткән вакытта мәктәп укучылары файдалы да, кирәкле дә эш башкара.
Беренчедән хезмәткә өйрәнеп үсә, икенчедән дару үләннәре белән якыннан таныша. Узган ел коллектив дару үләннәре сатып, мәктәп кассасына барлыгы 20-25 мең сум акча кертә алды. Быел исә дару үләннәренең исемлеге тагын да артты. Укучылар барлыгы 21 төрдәге үлән җыячак.
Фото: econet.ru
Нет комментариев