Альберт Асадуллин "Наз"да ял итүчеләргә сәламәтлек теләде (фото)
Мәдәният

Альберт Асадуллин "Наз"да ял итүчеләргә сәламәтлек теләде (фото)

8 нче июль көнне Альберт Асадуллин районыбызда концертлар куйды. "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар да Ор авылында булган хәйрия концертын күрү бәхетенә ирештеләр.

Альберт Асадуллин - Рәсәйнең атказанган, Татарстанның халык артисты, илебезнең һәм чит илдәге күптөрле җыр һәм театр конкурслары лауреаты. Концертта ул үзенең яраткан җырларын: "Бәхетле мизгел, бәхетле сәгать", "Бетми торган юл", "Мир без чудес" башкарды. Артистның төп иҗади эше булып өлкән яшьтәге пенсионерларга, мөмкинлекләре чикле кешеләргә, ятим балаларга хәйрия концерты кую тора.

Талантлы артистның моңлы, талгын җырлары тернәкләнүчеләрнең күңелендә матур истәлек калдырды. Концерт азагында Альберт Асадуллин бөтен тамашачыларга сәламәтлек теләп, моңсуланмыйча, һәрвакыт көр күңелле булып, шатланып яшәргә дигән теләкләр юллады. Әлеге чаралар тернәкләнүчеләрнең күңелен күтәреп кенә калмый, тернәкләнергә бик уңай мөмкинлек бирә, диләр бүлекчә белгечләре.

250

Нет комментариев