Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Салавычта булган тантана күңелләрдә озак сакланыр

12 июнь - Рәсәй көне районыбыз тарихы битләренә Иске Салавыч авылында спорт һәм уен мәйданчыгы ачылуы белән кереп калыр.

Аллаһы Тәгалә көннең дә ямьлесен, кояшлысын бирде, алдагы көнне Салавычта хәйран куәтле яуган бозлы яңгырдан соң, һава торышы гына әйбәт булса ярар иде дип теләгән иде күңел. Көннең матурлыгы күңелләргә күчте, тантанада Балтач муниципаль районы башлыгының катнашуы да йөзләргә нур иңдерде. Салавыч мәктәбе балаларының ялкынлы шигъри чыгышлары мәйданчыкның әлеге җирлеккә ни дәрәҗәдә кирәклеген һәм балаларның чиксез куанычын белдерә.

Күңелләр көр, йөрәк шатлана,
Хәерле көн, җитәкчеләр.
Алтын куллы төзүчеләр,
Бәйрәмгә килүчеләр.
Спорт ул - яшәү рәвеше,
Спортсыз булмый торып.
Бер ай эчендә өлкәннәр
Ниләр куймады корып.
Рәхмәтләрнең иң зурысы -
Билгеле, илбашына.
Рөстәм абый, без җаваплы
Бүген сезнең каршыда.
Сезгә булган ихтирамны
Без - балалардан күрерсез,
Безне үрәк итеп куеп
Әле мактап йөрерсез.
Барыгызга рәхмәтлебез,
Исән-имин булыгыз.
Безгә шулай - балаларга
Гел игелек кылыгыз.
Салавыч урта мәктәбенең музыка укытучысы Айзат Шәйхелмәрданов башкаруындагы җыр әтиләргә багышланса да, аның нигезендә Президентыбызга, район башлыгына мәдһия җырлау ята кебек тоелды.

- Спорт сөйгән, хезмәт казанышлары белән республикага танылган хезмәт халкы - мөхтәрәм салавычлылар, - дип, алып баручының тантананы дәвам итүе булды, җыелган балалар, яше -карты бу күтәренкелекне шундук күтәреп алды, хәтта әнкәләренең кулыннан төшмәгән нәниләр дә кул чапты һәм бу күтәренке рух тантана азагына кадәр дәвам итте.

- Кадерле авылдашларым, сөекле балалар, хөрмәтле райондашлар, - дип башлады сүзен үзе дә бәйрәмнең кадерле кунагы Рамил Нотфуллин. - Әлеге чарага мин шатланып килдем.Чөнки үзебезнең туган авылда өр-яңа спорт корылмасы ачабыз. Менә 4-5 ел инде Җөмһүриятебез Президентының 30га якын программасында катнашабыз. Әнә шул программалар нигезендә Салавыч җирлеге дә мәйданчыклы булуга иреште. 3 ел элек урта мәктәпкә капиталь ремонт үткәрелде. Хоккей сөюче балалар өчен шугалак эшләнде, өс киемнәрен алыштырыр өчен модульле, җылы бинасы да бар. Ә без балачакта өс киемнәрен боз өстендә генә алмаштыра идек. Әле мондый уңайлы шарты да булган мәйданчык районда тәүгеседер. Боларның һәммәсе өчен дә без Президентыбыз Рөстәм Миннехановка рәхмәтле. Инде мондый спорт корылмалары булгач, күрсәткечләр дә яхшы булырга тиеш, таләп итәргә дә була. Иң мөһиме, балаларның, яшьләрнең әлеге мәйданчыкны ватмый-җимерми саклап яшәве, әти-әниләрнең дә тәрбяви яктан гел искәртеп торулары мөһим. Бүген икеләтә бәйрәм - Рәсәй көне. Кайда гына яшәсәк тә, без Рәсәй киңлекләренә керәбез, баш калабыз - Мәскәү. Рәсәйнең абруйлы чорында яшибез. Чит ил тарафыннан төрле чикләүләр кертелсә дә, Рәсәебезнең абруе елдан-ел арта гына бара. Шуда күрә Рәсәй гражданнары булуыбыз белән горурланып яшәргә бурычлыбыз.

Җирлек башлыгы Рафил Сибәгатуллин район башлыгына да, мәктәп директоры Люция Закировага, "Татарстан" җәмгыяте директоры Айнур Нотфуллинга, мәйданчыкны төзегән уңганнарга олы рәхмәт белдерде.

Бәйрәм тамашачысына изге теләккләрен җиткергәннән соң, Рамил Нотфуллин кызыл тасманы кисеп, туплы уеннар мәйданчыгына үтте. Биредә Сосна, Норма, Салавыч мәктәпләренең кызлар командалары инде иртән үк баскетбол уйнап, җиңеп-җиңелеп куйганнар иде. Беренче урынны Салавыч, икенчелекне Сосна, өченчелекне Норма командалары яулады. Аларга медальләрне район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан җәмгыяте рәисе Айнур Нотфуллин, җирлек башлыгы Рафиль Сибәгатуллин тапшырды, яңадан-яңа җиңүләр теләделәр, укуларында уңышлар юлладылар. Шулай ук һәр командадан да иң яхшы уенчылар ачыкланды һәм бүләкләнде. Тренерлар да читтә калмады.

Гаять тә күркәм бәйрәм җырчыларыбызның чыгышлары белән үрелеп барды. Тантанадан соң балалар рәхәтләнеп спорт корылмаларында уйнады. Рамил Нотфуллин белән Айнур Нотфуллин малай чакларын искә алып, хезмәттән арынып торган бер мәлдә, туп сикертеп, боҗра атып карадылар. Әлеге күренеш салавычлылар күңеленә аеруча да хуш килде.
Яшь буынны кайгырту, спортны үстерү, сәламәтлекне ныгыту ниятеннән башкарылган әле максатчан, игелекле, куанычлы хезмәтнең бәрәкәтен күреп яшәргә язсын уңган-булган Салавыч халкына. "Бердәм Рәсәй" сәяси партиясе әләмнәре җилфердәгән, кулларга Рәсәй ленталары бәйләнгән шталыклы минутлар тиз генә онытылмас әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250