Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Татарстан – минем Республикам!

Татарстан-минем туган җирем, Казан - безнең данлы башкала. Ил буенча барган барлык эштә Республикабыз гел мактала. Игенчеләр икмәк үстерәләр, Икмәк бит ул - тормыш тоткасы. Икмәк булса, җыр да була, диләр Ул җырларны безгә җырласы. Илдә күпме нефть чыгаралар - Аның яртысы бит безнеке. Чаллы "КамАЗ"лары дөнья гизә - Барысы...

Татарстан-минем туган җирем,
Казан - безнең данлы башкала.
Ил буенча барган барлык эштә
Республикабыз гел мактала.

Игенчеләр икмәк үстерәләр,
Икмәк бит ул - тормыш тоткасы.
Икмәк булса, җыр да була, диләр
Ул җырларны безгә җырласы.

Илдә күпме нефть чыгаралар -
Аның яртысы бит безнеке.
Чаллы "КамАЗ"лары дөнья гизә -
Барысы да үзебезнеке.

Сөт "диңгезе" ага фермаларда
Шул сөттән май, сыр ясала.
Ит, сөт җитештерүдә гел алда
Совхозыбыз шулай дан ала.

Себер урманнары җырларда да
Мактап җырланганын беләбез.
Туган ягым урманнары һич тә
Алардан ким түгеллеген күрәбез.

Авылыбыз безнең шундый матур:
Зур мәктәбе, асфальт юллары...
Бу бит әле бөтен уңайлыкның
Берничәсе генә нибары.

Мондый бәхет кемгә тигән әле
Тик кадерен генә беләсе.
Туган җирнең кадерләрен белеп,
Аны гөл-чәчәккә күмәсе.

Галия Шакирова
Бөрбаш урта мәктәбе,
6 сыйныф укучысы.
Фото: лицей344

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250