Тәбрис Фәхретдиновның иҗат җимешләре
Гармунчы дуска Урыны аның хәзер өй түрендә Иң матур һәм затлы урында. Дускайларым, бүген әйтер сүзем Гармунчы һәм гармун турында. Кичләр җиткәч чибәр генә егет Ак шарфын урап муенга. Иңбашына тальян гармун асып, Чыга иде кичке уенга. Сыздырыплар уйный иде, егет, Җыела иде дуслар, һәр яклап. Ил чигендә хезмәт иткәндә...
Гармунчы дуска
Урыны аның хәзер өй түрендә
Иң матур һәм затлы урында.
Дускайларым, бүген әйтер сүзем
Гармунчы һәм гармун турында.
Кичләр җиткәч чибәр генә егет
Ак шарфын урап муенга.
Иңбашына тальян гармун асып,
Чыга иде кичке уенга.
Сыздырыплар уйный иде, егет,
Җыела иде дуслар, һәр яклап.
Ил чигендә хезмәт иткәндә дә,
Йоклагандыр гармун кочаклап.
Сыздырыплар уйный иде егет,
Ә гармуны, гүя уенчык.
Үзе уйный, үзе җырлый бит ул
Их-х, гармунчы егет, чукынчык.
Сизмичә дә калды гармунчыбыз
Чын йөрәктән гашыйк булуын.
Үзенә яр итте егетебез,
Авылымның гүзәл сылуын.
Сөйгәне дә аның үзе кебек
Җырлый иде кушылып гармунга.
Ә кичләрен авыл сәхнәләре
Күмелә иде дәртле җыр-моңга.
Менә шулай үсте егетебез
Юлдаш итеп дустын - гармунын.
Шул гармуны аша җиткерде ул
Күңелендә булган бар моңын.
Гармуны да тыңлый иде үзен,
Китә иде моңнар таратып.
Гомере буе яшәде ул шулай
Сөйгән ярын сөеп, яратып.
Сагыныплар язып утырамын,
Нишләсәк тә хәзер соң инде.
Айлы кичтә моңнар таратучы
Гармунчыбыз хәзер юк инде.
Ә гармуны аның өй түрендә
Иң матур һәм затлы урында.
Дускайларым, сезгә сөйләдем мин
Гармунчы һәм гармун турында.
Балачак дустыма
Икебез дә бер авылдан,
Икебез дә бер яктан.
Сиңа дигән шигыремне
Башлыймын балачактан.
Икәү бергә уйнап үстек,
Урамда чирәм таптап.
Башкаларны кыйный идек,
Бер-беребезне яклап.
Кышларын карлар күп иде...
Туйганчы уйный идек.
Өй саен бит 4-5 бала
Урамга сыймый идек.
Кызык уеннар күп иде,
Туп тибә идек инде.
Бөтен урам балалары
Мәш килә идек инде.
Бала-чага буламыни
Шаулап уйный белмәсә.
Һаман уйнар идек әле
Уку яше җитмәсә.
Балачак хатирәләре
Күп,сагынып сөйләрлек.
Укырга киттек без икәү
Җитәкләшеп диярлек.
Безнең инде"укырга", дип
Ашкына гына күңел.
Урамнан икәү барабыз
Без бала-чага түгел.
Беләбез,укырга кирәк
Мәктәптә тәртип башка.
Шулай итеп син, Суфия,
Әйләндең классташка.
Укуда гел алда булдың
Бик тиз киттең алдырып.
"Укыйм", диеп чаба идең,
Мине артта калдырып.
Синең тырышлыкка бәя
Алдың бик күп "бишлеләр".
Ә минем дәфтәрем тулы
Булды "симез өчлеләр".
Минем дә бит синең кебек
Укыйсым килә иде.
Синең "биш" тулы дәфтәрне
Урлыйсым килә иде.
Мәктәптә тик торып булмый
Стенага сөялеп.
Белем иленә кердем мин
Шулай сиңа ияреп.
Җәйге яллар вакытында
Сайлап тормадык, уйлап.
Печән, чөгендер җирендә
Эшләдек иңләп-буйлап.
Ә кичләрен үзебезчә
Бер дөнья ача идек.
Кемнәрнең алмагачы бар,
Алмасын "баса" идек.
Шулай эшли, укый торгач
"Сигезенчегә"җиттек.
"Тугызынчы" класска инде
Бергә Кенәгә киттек.
Ул чакта без егет-кызлар
Һич тә укыйсы килми.
Мин мәктәпкә килә идем,
Хәтта өй эшен белми.
"Мә,тиз генә күчер", диеп
Дәфтәрең бирә идең.
Ул яктан мин тырыш инде,
Күчерә белә идем.
Анда укып йөргән чаклар
Төшләремә керә дә.
Син булмасаң мин әле дә
Укый идем Кенәдә.
Сагынамын шул чакларны
Чынлап, күңелем тула.
Татарның чибәр кызлары,
Суфия кебек була.
"Әйбәт бул", дип һәрбер кеше
Үстерә бит баланы.
Туган якны яраттың син,
Үз итмәдең каланы.
Күктән йолдыз эзләмәдең,
Гади урындык-тәхет.
Авылда синең язмышың,
Монда бит синең бәхет.
Тырыш, уңган булдың инде,
Кызганмадың көчеңне.
Гаиләң белән бергәләшеп,
Башладың үз эшеңне.
Фото: vampodarok
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев