Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Урта Көшкәт нәниләренә – 30 меңлек сертификат

Узган җомгада Кече Лызи мәдәният йортында удмурт халкының милли-мәдәни бәйгесе үтте. "Мудорвай" ("Расточек"- "Үсенте") дигән әлеге конкурс удмурт этномәдәни компонентлы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре өчен уздырылды. Бәйрәмнең инициаторы һәм дә иганәчесе Татарстан удмуртларының милли-мәдәни берләшмәсе һәм аның рәисе Андрей Герасимов. Бәйге 2 категориядә - 4-5, 6-7 яшьлекләр арасында узды. Балалар...

Узган җомгада Кече Лызи мәдәният йортында удмурт халкының милли-мәдәни бәйгесе үтте. "Мудорвай" ("Расточек"- "Үсенте") дигән әлеге конкурс удмурт этномәдәни компонентлы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре өчен уздырылды. Бәйрәмнең инициаторы һәм дә иганәчесе Татарстан удмуртларының милли-мәдәни берләшмәсе һәм аның рәисе Андрей Герасимов. Бәйге 2 категориядә - 4-5, 6-7 яшьлекләр арасында узды. Балалар удмурт әкиятләре буенча рәсем ясау, милли биюләр, җырлар башкару, шигырьләр сөйләү буенча көч сынашты. Районның удмурт һәм рус телле бакчаларына бистәнең 5нче номерлы, Борнак, Дорга ясле-бакчалары да кушылды. Яхшы хәзерлек белән килгән Урта Көшкәт балалар бакчасы 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Удмурт телен, милләтен саклап калу, яшәтү, үстерүгә, мили гореф-гадәтләрне, йолаларны яшь буынга сеңдерүгә нигезләнгән әлеге бәйгене оештыручыларга рәхмәт белдерү белән бергә аның дәвамлы булуын да телисе килә.
Ольга Плотникова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250