20 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Без Хеллоуинны яратабыз
Безнең бакчада инглиз теле атналыгы узды. Укытучыбыз Айсылу апа бик бай программа әзерләгән иде, инглизчә җырлатты, Англиягә, Америкага сәяхәткә "алып барды", андагы танылган кешеләр турында сөйләде, Хеллоуин бәйрәме оештырды, инглизчә сөйләштерде, инглиз мультфильмнары турында рәсемнәр ясадык. Мин дә яраткан мультфильм герое Алисаны ясадым, матур итеп буядым. Инлиз теле атналыгы миңа...
-
Урта Көшкәт нәниләренә – 30 меңлек сертификат
Узган җомгада Кече Лызи мәдәният йортында удмурт халкының милли-мәдәни бәйгесе үтте. "Мудорвай" ("Расточек"- "Үсенте") дигән әлеге конкурс удмурт этномәдәни компонентлы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре өчен уздырылды. Бәйрәмнең инициаторы һәм дә иганәчесе Татарстан удмуртларының милли-мәдәни берләшмәсе һәм аның рәисе Андрей Герасимов. Бәйге 2 категориядә - 4-5, 6-7 яшьлекләр арасында узды. Балалар...
-
Якты, матур, кадерле бәйрәм җитә!
Ул да булса Әниләр көне! Әниләр бәйрәме! Халыкара әниләр көнендә җырлар, шигырьләр дә бары әниләребез турында гына булачак. Районыбызда ел да хөрмәткә лаек әниләрне район үзәгенә җыеп кунак итәләр, быел да ул 25 ноябрь көнне район мәдәният үзәгендә үтәр дип көтелә. Күпбалалы ике әниебезне Татарстан Республикасының дәүләт бүләге - "Ана...
-
Карадуган җирлегендә бердәм тавыш бирү үз югарылыгында (фото)
Карадуган авыл җирлеге районда зурлардан санала. Шуныӊ белән бергә уртага салып хәл ителәсе мәсьәләләр дә аз түгел.
-
Кершән, иннек һәм хушбуйларны җитештерүне тыячаклар
Болай булса, хатын-кызларга кара көннәр киләчәк икән.
-
Ксения Собчак бәбиләгән!
Бу юлы Собчакның бәби тапканын рәсми мәгълүмат агентлыклары да хәбәр итә. Әлегә кадәр дә интернет челтәрендә Ксениянең әни булуы хакында хәбәр таралып кулланучыларны шаулатып алган иде. Баксаң, бу булачак әнинең шаяруы гына булган. Бүген исә Собчак ир бала табуы хакында инстраграм челтәрендәге битендә хәбәр иткән. «18.11.16 минем өчен иң бәхетле...
-
Салавыч җирлеге халкы актив рәвештә тавыш бирә (фото)
- Бездә халык һәрнәрсәгә җаваплы карый, аң белән эш итә. Шуңа да референдумга да бәйрәмчә итеп, матур итеп киенеп, күтәренке кәеф, якты йөз белән киләләр.
-
Балтачлылар референдумда актив катнаша
Балтачта үзара салым мәсьәләсе буненча референдум бара
-
Партия тыңлый...
"Бердәм Рәсәй" Бөтенрәсәй сәяси партиясенең оешуына 15 ел тулу уңаеннан, партия җитәкчелеге төбәкләрдә, шул исәптән безнең Балтач районында да гражданнарны шәхси кабул итү буенча ункөнлек игълан итте. Сораулары, мөрәҗәгать-гозерләре булган райондашлар иртәгәдән, ягъни 21 ноябрьдән башлап 1 декабрьгә кадәр партия вәкилләренә мөрәҗәгать итә ала, моның өчен 2-52-38 телефонына шалтыратып, алдан...
-
“Балкыш” “ Мирас”ны котлый
Бүген районыбызның "Балкыш" җыр һәм бию ансамбле күрше Малмыш районының "Мирас" ансамблен 5 яшьлек юбилее белән котларга китте. Районыбызның өлкән буын вәкилләрен, яшьләрен, балаларын берләштергән "Балкыш"лылар якташларыбызга иҗади осталыкларын күрсәтте, балалар исә рус, татар, Свердлау татарлары биюен бүләк итте.
-
Быел Балтачта бал күп булган
"Көз-кыш айларында иммунитетны күтәрү һәм салкын тигәндә табигый дәвалау чарасы буларак бал ярдәмгә килә. Елның баллы яисә балсыз булуы, билгеле, һава шартларына да бәйле.Татарстанның умартачылык буенча идарәсе генераль директоры урынбасары Фәрит Вәлиуллин сүзләренчә, быел республикада 6 мең 500 тонна бал җыеп алынган. Бал аеруча Балтач, Кукмара, Саба, Мамадыш, районнарында мул...
-
Чирмешәндә машина урлаучы Нурлатка барып җитә алмаган
Татарстанның Чирмешән районы үзәгендәге Гаяз Исхакый урамында яшәүче берәүнең капка төбеннән җиңел автомобиле юкка чыга. Бу хәл төнлә булган. Никтер, хуҗа кеше документларын, машина ачкычын да салонда калдырган.
-
Йон эрләми...ләкин чәк-чәк пешерә
Авыл җирлегенә интернетның үтеп керүе кызларыбызны-киленнәребезне, әниләребезне һәм дә әбиләребезне эшкә өйрәтә....Хәзерге буын ялкау, йон эрләми, оекбаш бәйләми диясе юк, алар бүтәненә оста - чәк-чәк пешерә, каз каклый, чәч кыстыргычлары ясый, торт пешерә, тырнак буйый, чәч ясый... Замана адәм баласын акча эшләргә өйрәтә ахырысы... Акча юк дип елап утыру модадан...
-
Чаллыда Ленд Ровер машинасы янган (ФОТО)
Бердәм 112 номеры диспетчерлык хезмәтенә Чаллы шәһәрендә Чәчәкле бульвар урамының 8нче йорты янында автомобиль януы турында хәбәр алынды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
-
Колагы ишетмәүчеләр белән аралашу өчен
Арабызда күзе күрмәүче, колагы дөм ишетмәүче кешеләр дә яши. Алар башка сау-сәламәт бәндәләрдән аермалы буларак, күңел халәтенә дә бай, кызыклы әңгәмәдәш, мәгънәле фикердәш тә. Кайчакта алар белән иркенләп аралашасы килә, аларча белмәү генә газиз итә. Шуңа күрә дә колагы ишетмәүчеләр өчен аралашу өчен әлеге алфавитны үзегезгә алып куйсагыз зыян итмәс.