Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Чаллыда Ленд Ровер машинасы янган (ФОТО)

Бердәм 112 номеры диспетчерлык хезмәтенә Чаллы шәһәрендә Чәчәкле бульвар урамының 8нче йорты янында автомобиль януы турында хәбәр алынды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Һәлакәт урынына 54нче янгын коткару часте хезмәткәрләре, полицейскийлар, ашыгыч ярдәм бригадасы һәм «Чаллыгаз» предприятиесе вәкилләре килгән. Янгын сүндерүчеләр машина капотыннан куе кара төтен чыгуын күреп алган.
2015 елгы ак «Ленд Ровер» йортлар арасында машина кую урыны булмаган җирдә калдырылган. Янгын тиз арада, янгын сүндерүчеләр килеп ике минут үткәч тә сүндерелгән.
Янгын нәтиҗәсендә машинаның мотор өлеше янган. Янгын чыгуның фаразланган сәбәбе - транспорт чарасы системасының, механизмнарының төзек булмавы.
Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250