Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Быел Балтачта бал күп булган

"Көз-кыш айларында иммунитетны күтәрү һәм салкын тигәндә табигый дәвалау чарасы буларак бал ярдәмгә килә. Елның баллы яисә балсыз булуы, билгеле, һава шартларына да бәйле.Татарстанның умартачылык буенча идарәсе генераль директоры урынбасары Фәрит Вәлиуллин сүзләренчә, быел республикада 6 мең 500 тонна бал җыеп алынган. Бал аеруча Балтач, Кукмара, Саба, Мамадыш, районнарында мул...

"Көз-кыш айларында иммунитетны күтәрү һәм салкын тигәндә табигый дәвалау чарасы буларак бал ярдәмгә килә. Елның баллы яисә балсыз булуы, билгеле, һава шартларына да бәйле.Татарстанның умартачылык буенча идарәсе генераль директоры урынбасары Фәрит Вәлиуллин сүзләренчә, быел республикада 6 мең 500 тонна бал җыеп алынган. Бал аеруча Балтач, Кукмара, Саба, Мамадыш, районнарында мул булган. Бүгенге көндә Татарстанда 14 мең 700 умарталык исәптә тора, 43 умартачылык зоотехнигы бар. Ул һәр районга берәр туры килә. Алар райондагы барлык умартачыларга ярдәм күрсәтә. Ике-өч оя бал корты тоткан һәвәскәр дә, 1000 баш корты булучы да үзен умартачы дип саный ала. Тик бал кортлары 4-5 оядан артса, аны теркәүгә куярга кирәк. Умартачы җирле хакимияткә эшчәнлеге турында хисап тотарга тиеш. Ветеринария идарәсе исә теркәлгән умартачыга махсус паспорт бирә. Ул сату эшчәнлеге өчен иң кирәкле документ", дип белдерә район умартачылык зоотехнигы Владимир Филиппов.
Фото: hotwalls

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250